Инсаф Һидиятуллин җыр бәйгесендә иң яхшы башкаручы дип табылды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актеры Инсаф Һидиятуллин тормышында сөенечле вакыйга.
Ул Әлфия Авзалова исемендәге IV Халыкара фестиваль-конкурсның гран-при иясе булды.
Ике тур нәтиҗәләре буенча Инсаф Һидиятуллин «Эстрада җыры» номинациясендә беренче урын алган иде. Актер анда Рөстәм Яхин җырын башкарды.
Нет комментариев