Чаллыдан бер җитәкче Курскка китте
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан бер җитәкче Курскка китте

Биредәге отряд үз эшен дәвам итәчәк.

Альбина Сәгыйрова - балаларга ярдәм итү милли үзәгенең Татарстан бүлеге җитәкчесе. Бүген ул поезд белән Курскка юл тота.

Анда Альбина соры зона - хәрби хәрәкәт зонасыннан алып чыккан яралыларны эвакуацияләү пунктларында беренче ярдәм күрсәтәчәк.
Ул 2021нче елдан алып Менделеевскидагы отряды белән үз шәһәре һәм Чаллыдагы, тирә-яктагы район-авылларда югалган балаларны һәм өлкәннәрне эзләде. Бу хакта “Шәһри Чаллы”да язган идек.

Узган елны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов аны республикадагы үзәкне җитәкләр өчен башкалага чакырды. 

Эзләү-коткару отряды турында башка материаллар монда.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев