Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бик тәмле шарлотка

Кирәк булачак: 5-6 алма 3-4 йомырка 1 стакан шикәр комы аш калагы майонез 1 стакан он 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Эш барышы: Йомыркаларны миксер белән күпертәбез. Шикәр комы өстәп, эрегәнче тагын болгатабыз. Майонез өстәгәннән соң да, он белән көпшәкләндергеч өстәгәннән соң да болгатабыз. Камыр әзер. Майланган табага туралган алма салып, өстенә камыр агызабыз. 200 градуслы духовкада 20 минут тирәсе пешерәбез. Әлеге рецепт белән шәһәрдәшебез Эльвира Бәхтиева уртаклашты.

Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт

2
X