Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Артур Хәсәнов Яңа елга ялга кайтты

«Аны мәҗлесләрегезгә чакыра аласыз», - ди юмор остасы, Татарстанның атказанган артисты (салмыш Илдусны уйнаучы) Рөстәм Хәсәнов.

Юморист Рөстәм Хәсәнов социаль челтәрендә беренче Яңа ел банкетында чыгыш ясавын һәм бәйрәмдә махсус хәрби операциядән кайткан Артур Хәсәновның да булуын әйтте.

"Артур 8 январьга кадәр Башкортстанда була. Шулай булгач, Артурны мәҗлесләргә чакыра аласыз", - ди ул үзе төшергән видеоязмада. "Әлбәттә, киләбез", - ди Артур. 

Исегезгә төшерәбез, Артур Хәсәнов - хәрби построение алдында "Киек каз" җырын башкарып танылган татар егете. Хәрби махсус операциягә китәргә мәҗбүр булган җырчы әлеге җыр аша андагы башка егетләрнең дә күңелендәге моң-сагышын әйтеп бирде төсле. Күз яшьләрсез тыңлый алмады халык. Аның турында монда язган идек. 

Аллаһка шөкер, Артур ялларга кайтып йөри. Филүс Каһиров, җырның авторы Гүзәлиянең концертларында зур сәхнәләрдә чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев