Дин иман намаз тег белән яңалыклар
-
Каш ясыйм дип...
Кайсы гына хатын-кызның бер генә булса да үз кашына тәнкыйть белән караганы булмагандыр. Кемгәдер кыйгачлары куе, кемгәдер сирәк, кәкре, яисә бөтенләй юк кебек тоела.
-
Корбан бәйрәме көнендә Чаллыда автобуслар 4:00 сәгатьтән йөри башлаячак
20 июль көнне Яр Чаллыда Корбан бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Бу көнне 5:00дән 6:00гә кадәр шәһәр мәчетләрендә бәйрәм намазлары узачак.
-
Бер көндә 2 еллык гөнаһлар кичерелә
Аллаһы Тәгалә илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйтте: «Шундый аерым көннәр бар ки, әлеге көннәрдә кылынган саваплы гамәлләр өчен Аллаһы Тәгалә әҗерне гадәти көннәрдәгегә караганда берничә тапкырга артыграк бирә. Бу көннәр – Зөлхиҗҗә аеның (беренче) ун көне». Бу хәдисләр имам Әхмәд , Әт-Тирмизи, Әбу Давыт җыентыкларында китерелә. Ибн Габбастан Ибн Мәдҗәһ риваят кыла. Бу көннәрнең шулай аерып әйтелүенең үз сәбәбе дә бар кебек, чөнки нәкъ менә шушы көннәрдә Исламның баганасы булган төп гамәлләр кылына: нәфел намазлары укыла, ураза тотыла, Хаҗ үтәлә һәм сәдака тапшырыла.
-
“Корбан чалу алдыннан ниятегез дөрес булсын!”
Ихлас күңел белән, Аллаһ ризалыгы өчен дип чалынган малның бер тамчы каны таму белән, барлык гөнаһлар да кичерелер. Мөселман кардәшләребезгә бөек Раббыбыз әнә шундый кадерле бүләк вәгъдә итә. Ә инде мондый мөмкинлектән кемнең генә файдаланып каласы килмәс микән?! Әйе, бәлигълек яшенә җиткән, үз акылында булган һәм матди хәленнән килгән һәркем әлеге әҗер-савапка ирешеп калырга омтыла. Шөкер, тиздән кардәшләребезнең изге уй-хыяллары чынга ашар. Динебездәге иң олы ике бәйрәмнең берсе - Корбан Гаетенә санаулы гына көннәр калды. Илебезнең кайбер төбәкләрендә, пандемия бәйле вәзгыять катлаулану сәбәпле, аны онлайн рәвештә генә үткәрергә исәп тоталар. Татарстанда исә әлегә хәлләр тотрыклы. Шулай да без, шәһәребезнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән очрашып, бәйрәмне үткәрүгә кагылышлы сорауларга ачыклык кертергә булдык.
-
Чаллыда «Garage Sail» балалар ярминкәсе һәм уены узды
«Garage Sail» елына 2 тапкыр — Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре алдыннан үткәрелә.
-
“Ак мәчет” – дини белем һәм тәрбия чыганагы
Бинасы күзгә ташланып тормаса да, әлеге иман йортын Чаллыда белмәгән кеше сирәктер. Чөнки аның исемен шәһәребезнең Мәскәү проспектындагы тукталыш та йөртә. Сүзем инде дистә еллар шәһәребездә генә түгел, ә республикабызда гомер кичерүче милләттәшләребезгә дә дини белем һәм тәрбия бирүче “Ак Мәчет” хакында.
-
“Бисмилләһ” – иксез-чиксез хәзинә
Бала вакытта Бисмилләһ сүзен еш ишетеп үстек һәм ул тылсымлы сүзне үзебез дә әйтә идек. Аның татарча мәгънәсен аңламасак та, бик бөек, бик зур сүз булуын кальбебез белән тоя идек.
-
Чаллы мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы узды
Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы уздырылды. Чарага ТР мөсеманнары Диния нәзарәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм Чаллы шәһәре башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин килде.
-
Изге Болгар җыены-2021 чарасында Россиядән меңләгән мөселман катнашты
Кичә, 5 июнь көнне, Изге Болгар җыены уздырылды. Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул итүгә багышланган әлеге вакыйга ел саен оештырылып килә.
-
Бүген ЗЯБ бистәсенең “Әбүзәр” мәчете территориясендә хәләл ярминкә оештырылды (+фотолар)
Бүген, 4 июнь көнне, сәгать 10нан алып 15 сәгатькә кадәр “Әбүзәр” мәчете территориясендә беренче җәйге хәләл ярминкә оештырылды. Урынга хәбәрчебез чыгып кайтты.
-
Кадер киче кайчан булыр?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп, гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», – дигән.
-
Уфада яшәүче хатын секта төзегән...
Бирегә йөрүчеләр балаларны кыйнаган.
-
Мөфтинең мөселманнарга башка дин кешеләре белән никахлашуга карата фикере.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнарның башка дин кешеләре белән никахларын тыю турындагы нәтиҗәгә килгәннән соң, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Диния нәзарәтенең моңа мөнәсәбәтен аңлатты.
-
Мәүлид аена бәйге!
Игътибар! Мәүлид ае хөрмәтенә Чаллы шәһәре мөхтәсибәте янә “Минем Пәйгамбәрем” дип аталган видео-роликлар конкурсы үткәрә.
-
"Җәмигъ мәчете"ндә эш тукталмый
Чаллының хакимият бинасы янындагы мәчет төзелеше гөрләп бара.