Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Соңгы сер (Хикәя)

Авыру әнисенең янында утырган Гөлкәй, аның өзеп-өзеп ыңгырашканын ишетеп, сискәнеп китте һәм юрганын көйләп япты да йомшак кына дәште: «Әни, бик авыртынасыңмы? Әллә укол куябызмы соң?» Рәфия карчык авырлык белән күзләрен ачты.

Яшәү чаткысы сүнә барган карашын билгесез бер ноктага төбәп торды да, кирәкми әле, дигәндәй ымлады һәм тагын керфекләрен йомды. Әнисен кызганудан ни кылырга белмәгән кызы авыруның мендәрен көйләгән булды, юрган өстендәге как сөяккә калган кулларын сыйпады һәм җай гына сорады: «Әни, әллә бераз капкалап алабызмы соң? Кичә дә берни ашамадың. Алай ярамый бит». Нәни баланы көйләгәндәй, көчләп булса да ашап алырга үгетләде. Рәфия карчык кызының өзгәләнүен җавапсыз калдырмады, хәлсез тавыш белән сузып-сузып: «Үтми бит, балакае-ыым. Бигрәк ашар идем дә, үтми биииит», − диде. Шулай да Гөлкәй әнисе яратканча кипкән балан, карлыган, кура җиләге томалап әзерләгән җылымса эчемлекне кашыклап кына карчыкның зәңгәрләнгән иреннәренә тидерде: «Менә җиләк суы эчеп алыйк, булмаса, әнием». Кашыктагы эчемлекнең яртысы карчыкның иягенә куелган тастымалга сеңде, яртысы шулай да авыруның авызында калды. Шулай азаплана-азаплана берничә йотым җиләк суы йоткач, Рәфия әби бер мизгелгә йокыга талгандай булды.

Авыру әнисенең яныннан да китә алмаган Гөлкәй, бик күңеле ятмаса да, ул йоклаган арада бераз йорт эшләрен карап алырга булды һәм киенеп суга чыкты. Ай буена әҗәл белән көрәшеп яткан әнисен жәлләүдән тамган күз яшьләренә Гөлкәй тышта гына ирек бирә ала шул. Үлем түшәгендә яткан газиз кешесенә ничек ярдәм итәргә белмичә, көчсезлегеннән үз-үзен күрә алмаслык халәттә инде Аллаһыга ялварып та арыды. И Илаһым, күрче әниемнең хәлләрен. Интектермәче болай... Туксанын куган карчык өчен тагын, тагын гомер сорады.

Шөкер, гомерле булды әнисе, бу яктан үпкәләрлек түгел. Яшенә карата нык та булды. Соңгы ике айда чирләп киткәнен искә алмаганда, шушы олы яшенә хәтле үз аягында, үз-үзен карап ялгыз башы яши алды. Шулай да, берәр могҗизалы чара булып, әниеңне яшәтеп була, дисәләр, Гөлкәй бәясеннән тормас иде. Кирәк булса, үз гомерен кисеп бирер иде. Яшәсен генә, яшәсен генә иде әнисе! Насыйп язган ризыгы беттеме, соңгы арада чире екты да салды бахыркайны. Үтми шул тамаккаена, үтми шул! Ризыгым беткәндер, инде ашыйсын ашадым, яшисен яшәдем дип, язмышына буйсынып сабыр гына соңгы минутын көтсә дә, шул соңгы дигән сәгатьләре бигрәк авыр шул әнисенең. Үзе яратып бар иткән, җан өргән адәм заткайларын бу хәтле нигә интектерергә инде җан чыгасы азаккы сулышында? Йә Раббем, мәрхәмәтле була күр колыңа... Иелеп бидрәсен алганда Гөлкәйнең кайнар күз яшьләре салкын чишмә суына тамды... Хатын җиң очы белән күзләрен корытып алды. Күрмәсен әнисе елаганын. Үз хәле хәл булса да, кызарган бит-йөзен күреп, кызының кәефен сизми калмас. 

Көзге көн дә, Гөлкәйнең кайгысын аңлагандай, моңсу, сагышлы. Әллә пыскаклап яңгыр ява, әллә күкләр дә Гөлкәйгә кушылып елый...

Сак кына атлап өйгә керә-керешкә үк әнисенә күз салган Гөлкәй аның уянганын аңлады. Эченә бераз җылы йөгерде – уянган, димәк, тере! Чиләкләрен урынына утыртты да чишенеп җәһәт кенә әнисенең янына барып җитте: «Әнекәем, хәлең ничек? Берәр нәрсә кирәкмиме?» Әнисе дәшмәде, бары тик янындагы урындыкка ымлады – утыр яныма. Гөлкәй авыруның астын карады. Соңгы арада ашамаган-эчмәгән карчыкның асты салкынча коры иде. «Суык түгелме?» − дип Гөлкәй әнисенең өстенә тагын бер җиңелчә юрган япты. Янында өтәләнеп йөргән кызын Рәфия карчык кулыннан тотып туктатты да тагын урындыкка ымлады: «Утыр дим бит мин сиңа. Әйтер сүзем бар...» Карчыктан күзләрен алмыйча, Гөлкәй урындыкка чүкте. Бераз дәшми ятты да, әнисе нәзек, хәлсез тавыш белән сүз башлады. Ерактан урап торырга вакыты да, көче дә юк иде, күрәсең, әйтәсе сүзенең иң кирәкле җиреннән башлады: «Балам, Равил белән йөртмәгәнгә миңа да, мәрхүм атаңа да рәнҗемә... Ул сине озата килгәнне күреп, сиңа никтер бик ачуланган идем, хәтереңдәдер... Бер гаепсезгә сине әрләгән идем...− Рәфия карчык хәтер җебен барлагандай бераз гына өнсез ятты да газап белән булса да дәвам итте. − Синең дә, Равилнең дә бер гаебе дә юк иде, ник сезне тиргәгәнмендер шул вакытны. Әтиең, тыңламаганыңны күреп, үзеңә кул да күтәргән иде. Син гафу ит инде безне, балам...» Гөлкәй иреннәрен тешләде. Әнисенең иң авыр дигән шушы мизгелендә үзе турында, ерак яшьлегендә Равил белән мавыгып алуы хакында сүз баруы аңа урынсыз тоелды. «Әни, бәлки кирәкмәс бу турыда?» – кызының үтенечен Рәфия карчык ишетмәдеме, ишетеп тә кире кактымы, тагын таләпчән генә урындыкка ымлады. Утыр дим! Гөлкәй, әнисенең яулыгы астыннан бүселеп чыккан ак чәчләрен көйләде, яратып эчкә баткан яңагыннан сыйпады. Эх, әни, әни, соңгы минутыңда да безнең өчен борчыласың, безне уйлыйсың. Әллә кайчан булып үткән, инде күптән онытылган вакыйгаларны кузгатасың... Болай да авыр хәлдәге күңелеңне юктан гына җәфалыйсың. Нигә инде?
Яшьлеге бөреләнеп чәчәк аткан бер язында Гөлкәй үзеннән дүрт яшькә олырак чибәр егет Равил белән мавыгып алган иде шул. Клубтан кайтканда Равил кызны берничә кат капка төбенә хәтле озатып куйды. Кереп китәргә маташкан кызны кулларыннан тотып озак кына кертмәде. «Матурым, акыллым», – дип чәчләреннән сыйпады. Араларында туган хистән күңелләрендә сөю бөресе чәчәк атарга өлгердеме-юкмы, икесенең дә ата-анасы сизеп калып араларына керделәр, аердылар. Әтисе кызын башкача клубка чыгармады. Равил янына төнлә тәрәзәдән төшкәне өчен Хәбри кызын каеш белән ярды. Онытыламы соң... Гөлкәйнең әти-әнисенә ул вакыттагы рәнҗүләре... Күңелен айкыган истәлекләрдән Гөлкәйне әнисенең кызганыч тавышы арындырды: «Ярамый иде сезгә очрашырга, балам. Ярамый иде... Әтиегез белән сәбәбен әйтә алмадык сезгә ул вакытта. Сине кыерсыттык, балам, хаксызга кыерсыттык... Язмышыңны үз кулыбызга алдык. Кайчан да булса аңларсың, кичерерсең дип өметләндек. Көчләп дигәндәй яп-яшь көеңә Усманга кияүгә бирдек...» 

Кырык сигез яшьлек гомере үреннән Гөлкәй вакыт томанында калган ерак яшьлек үзәненә тагын борылып карады... Әти-әнисенең сүзеннән уза алмыйча, мәктәпне бетерер-бетермәс килеш үзеннән күпкә олырак Усманга тормышка чыгуы, иренә бик авыр ияләшүе... Унсигез яше тулар-тулмас чагында ике кыз бала табуы... Алар белән бергә үзе дә үсүе... Әти-әнисе әвәләгән язмышка өйрәнә алмыйча азаплануы. Мин − мин түгел дип, үзен-үзе эзләве... Усман белән араларындагы баштагы җаннарны өшеткеч салкынлык. Нигә кирәк иде инде боларны кузгатырга? Кирәк идеме, әнием?! Равилнең үз тормышы, минем үз тормышым. Кирәк иде шул, ахры. Бик тә кирәк иде. Шулай булмаса үлем түшәгендә яткан әнисе сүз кузгатмас иде. Янында утырган кызының кулларыннан тотып, Рәфия карчык соңгы серен ачты: «Ярамый иде сезгә Равил белән бергә булырга. Шуңа күрә, бәладән башаяк дип, сине көчләп диярлек Усманга бирдек тә. Әтиең белән кушылгач, озак кына авырга узмадым. Табибка да күрендем, имче-томчы әбигә дә бардым. Әтиең мине кысыр сыер дип атады... Аннары иртә тол калган Зәмфәрия белән шаяра башладылар. Бераздан Зәмфәрия Гаптүшкә кияүгә чыкты. Уллары Равил туды. Малайның Хәбридән икәнлеген өчебез генә белә идек. Зәмфәрия ничектер ирен ышандыра алды. Равил синең абыең ул, кызым. Шуңа күрә юл куймадык сезгә теге вакытта...»

Ишетәселәре бар икән әле Гөлкәйнең!.. Йөрәгендәге яраларының бөрешкән кутырларын куптару гына җитмәгән, инде менә бу хәлләрне бөтенләй көтелмәгән яктан аңлап кара! Кайчандыр яратам дип эчтән генә сызып йөргән кешесе аның абыйсы булып чыксын әле! Иске хәтер, яңа үпкә! Әллә саташамы соң әнисе? Инде ул чактагы балаларча мавыгуның йөрәктә эзе-юлы да калмаган. Шулай да Гөлкәй, әнисенең дистә еллар яшереп йөрткән серен ишеткәч, ул вакыйгаларны яңадан кичергән сыман булды. Бу серләрен Усманга чыгарга кыстаганда әйтсәләр җиңелрәк булыр иде бәлки... Ул вакытта Гөлкәй Равилдән аерган ачуыннан әти-әнисен дә, бар дөньясын да дошман күрә язган иде.

Ярый Усманы яхшы ир булып чыкты. Үзенә яратмыйча чыккан яшь кызны еллар дәвамында җылыдан-җылы мөнәсәбәте аша яраттыра, күңелен яулый белде. Түземле, сабыр булды. Үзенә насыйп мәхәббәт сәгате сугасын түземлек белән көтте. Хатынының туң йөрәген эретә алды. Ике кызларын күтәреп кенә йөртте. Яхшы өй салды. Гөлкәйнең йөрәге башта Усманга бик ятмаса да, якты, җылы караш кемнең күңеленә хуш килми? Яши-яши ул да эреде. Равил язган хатларны укымыйча ертып мичкә ягарга көче җитте. Яшь чагында язмышына үпкә тотса да, инде рәхәтен-кыенын, авырын-җиңелен бергә үткән иреннән башка Гөлкәйгә беркем дә кирәкми иде, әлбәттә. Равил дә күптән онытылган. Инде барысы да шулай тиеш кебек тоела. Ул да яшь чактагы мавыгуын күңеленнән йолкып аткан булса кирәк. Инде өч дистә ел бер үк хатын белән гомер итә. Оныклар үстерә. Сирәк-мирәк күрешкәндә дә Равилгә карата инде күптән берни дә тоймый Гөлкәй. Йортларын кышкылыкка ябарга дип оныгын ияртеп тагын кайткан диләр әнә.

Теге вакыт язмышына кысылганнары өчен Гөлкәй әти-әнисенә бер генә тапкыр рәхмәт укымады. Әти-әнисе көйләп җибәрмәсә, янында ике сөйгән кызы да, ныклы терәге Усманы да булмас иде. Равилнең үз абыйсы, туганы булып чыгуы гына аңлап булмаслык, башка сыймаслык хәл кебек. Шулай да күп балалы гаиләдә үскән Усманга ничек кызыга иде Гөлкәй үзе. Иренең ике абыйсын, өч сеңлесен моңа хәтле үз туганнары урынына күрде. Инде килеп язмыш аңа соңлап булса да абый бирә икән, ничек кабул итмисең?! Равил абый... Бер яктан сөенеч тә, икенче яктан сәер дә... Дөнья бу! Инде акыл җыйдым, күпне күрдем, барысын да беләм, диярсең, ә ул сине яңа яктан гаҗәпләндерер дә ушсыз да калдырыр!

Гөлкәй үз уйларына чумган арада әнисе дә, хәтер йомгагын сүтә-сүтә, бер төеренә килеп төртелдеме, озак кына дәшми-тынмый ятты. Кызының бу хакта ни уйлавы аны кызыксындырдымы, билгесез, үз хәле хәл иде шул карчыкның. Тән газабыннан да бигрәк җан газабы ныграк изә иде карчыкны. Гомер дәверендә авыр таштай күңелендә йөрткән бу серне әкренләп ваклап-ваклап йөрәгеннән чыгарасы, котыласы килде. Серен чишәргә моңа хәтле ымсынып караса да, ничектер җае чыкмады. Авыл халкы алдында сыны катса да, серен бирмәс хәлендә яшәде. Соңгы сәгатендә кызының кичерүен алып китәсе килде бахыр карчыкның. Җан җәннәт тели дә, язык җибәрми. Олылар кылган гөнаһлар балаларга төшмәсен. Болай да алар аркасында артыгын кичерделәр. Соң булса да нәсел-тамырларын, туганнарын белеп яшәсеннәр. Ире Хәбри дә кылган гөнаһының әҗерен җитәрлек күрде. Чит кешедә үскән үз баласын бер генә дә тупылдатып сөя алмыйча газапланды. Гаптүш хатыны белән улын җигүле арбасына утыртып сабантуйга чыгып киткәндә Хәбринең елардай булып артларыннан кызыгып калганын җаны өзгәләнгән Рәфия карчык үзе генә белә. Ни дисәң дә, малай бирмәде аңа Аллаһ. Кыз бирде, ә малай бирмәде. Ә Хәбри өзелеп малай көткән иде дә бит. Бәлки Аллаһ читтә кылган гөнаһы өчен ир бала бирмәгәндер, кем белә. Кызын яратмады түгел, ә читтә үскән улын уйлый-уйлый әрнеп яшәде. Бер генә күрергә иде шул баланы дип тилмерә-тилмерә ятты да еракта яшәгән Равилне күрә алмыйча күзләрен йомды Хәбрие.
Агач ботаксыз, адәм гөнаһсыз булмый – яши-яши кичерде инде Рәфия карчык ирен. Боларын кызына сөйләргә инде аның көче дә, вакыты да калмады. Иң мөһимен әйтте, Аллаһка шөкер. Кеше баласын үзенеке итеп үстергән Гаптүш тә, ирен алдап яшәгән Зәмфәрия дә күптән юк. Инде сер ачылды дип курку урынсыз. Гөлкәй кызы да инде ул вакыттагы үсмер бала түгел, аңлар. Шөкер, тормышы җайланды. Йә Раббем, кичерә күр. Кичерә генә күр. Кылган ялгышыбыз өчен үзебез җавап тотыйк...

Рәфия карчык саташа башладымы, Аллаһыга ялваруы йөрәк түреннән иңрәп чыктымы, ыңгыраша-ыңгыраша әйткән сүзе өзелде. Янында кулларын тотып утырган Гөлкәй уянып киткәндәй булды. Әнисе ишеттеме, юкмы, кызы, күз яшьләрен башкача тыя алмыйча, карчыкның тезенә башын терәде һәм сулкылдады: «Әнием, әнекәем, сорама кичерүемне. Сорама. Зинһар, миннән гафу. Синең минем алдымда энә очы хәтле дә гаебең юк. Әтиемнең дә. Шулай килеп чыккан икән, дөнья бит бу. Ә Усман өчен мин сезгә гомерем буена рәхмәтлемен, әнием...»

Җаны күк белән җир арасында үзенә урын эзләсә дә, Рәфия карчык кызын ишетте. Бармакларын чак кыймылдатып кызының күз яшьләрен сөрткәндәй итте. Йөрәген таудай басып торган йөген бушаткач, хәтта җиңел сулап та куйгандай булды. Гөлкәй үрелеп әнисенең күзләренә карады. Йөзенә ниндидер җан тынычлыгы иңгән карчык ярым пышылдады: «Абыеңны... Равилне чакыр әле. Җаным чыкканчы әйтәсе сүзем бар...»

Физәлия Дәүләтгәрәева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар

2
X