5нче хастаханәгә 27 яшь белгеч килде
Алар барсы да республиканың медицина көллиятен тәмамлаганнар.
Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенә 27 яшь белгеч: шәфкать туташлары һәм шәфкать абыйлары килде. Алар барысы да укыган вакытта тәҗрибәле остазлар кулы астында практика үткәннәр. Шул вакытта һәр бүлекне эшчәнлеге белән якыннан танышканнар.
Мәсәлән, Эвелина Хуҗина һөнәрне йөрәк кушуы буенча сайлаган. Ул хирургия бүлегенә эшкә килгән. Аны биредә җылы кабул иткәннәр.
Камилә Вәлиев колак-тамак авырулары бүлегенә килгән.
Баш табиб Зөфәр Насртдинов яшь белгечләрне һөнәри юл башлаулары белән котлады, аларга тәҗрибә туплап үз һөнәрләренең остасы дәрәҗәсенә үсүләрен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев