Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Томаудан алоэ ярдәм итә

Файдалы киңәш.

Алоэ гөлен үстерүчеләргә кайгырырга урын юк, мең төрле авыруга дәва булып торучы үсемлек аларның кул астында.

Салкын тигәндә тамакны су белән бер күләмдә алынган алоэ суты белән чайкау бик яхшы нәтиҗә бирә. Шул ук вакытта көненә 3 тапкыр бер чәй калагы алоэ суты салынган бер стакан сөт эчелә. Борынга берничә тамчы алоэ сутын тамызсагыз, томаудан да котылырсыз.

Алоэ туберкулез белән чирләүчеләр өчен аеруча файдалы. Ике еллык алоэның 2 стакан сутына бурсык мае, бал, коньяк яисә кагор эчемлеге, төс бирү өчен бераз какао порошогы өстәп, махсус дару ясарга мөмкин.

Шикәр комы яисә бал белән уылган алоэ яфрагы йөрәк мускулын ныгыта. Ул табигый биостимулятор булганга, мондый катнашманы көчле авырулардан соң көч җыйганда куллану файда бирә.

Табиб белән киңәшергә онытмагыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек киңәш-табыш