Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Хуҗасыз кишәрлекләр көннән-көн кими, бәяләр дә арта

«Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтендә 1500 участок бар. Аларның 100ендә кешеләр ел әйләнәсе яшиләр. Ширкәт рәисе Елена Симонова әйтүенчә, быел участок сатып алырга теләүчеләр аеруча күп.

– Ел башында сатуда 80 участок торса, бүген аларның 70 проценты сатылып бетте. Февраль башыннан эзли башладылар. Карлар эреде, җир ачылды, хәзер эзләүчеләр саны тагын да артачак. Бүген генә Альбина исемле бер хатын-кыз килде. «Бакча аламмы, юкмы, белмим, помидор үсентесе утырттым инде», – ди ул. Аңа 150 мең сумга ташландык бакчаны саттык, – ди Елена Михайловна.
«Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтендә арзан бәягә кишәрлекләр калмаган инде. 450-600 мең сумлыклары гына бар.
Бакчачылык ширкәте рәисе белән сөйләшеп торган арада тагын ике хатын-кыз килеп керде. Алар да биредә бакча эзләп йөри. Сөйләшеп киттек. Кайчандыр Людмиланың монда участогы булган икән. Ләкин ул аны 2015 елда саткан. 

– Кирәге булмады, шуңа саттым. Без көне буе эштә, ял көне генә анда барып, әйбер үсми бит. Бакчада казынганчы дип отпуск вакытында чит илләргә йөрдек, дөнья күрдек. Ә җиләк-җимеш белән яшелчәне кибеттән дә сатып алып була бит. Шундый принцип белән яшәдек. Ә быел 80 яшьлек әниемне алып килдем. Аңа бакча кирәк, ул фатирда яшәргә теләми. Җәен монда яшәр өчен бакча карап йөрим, – ди Людмила. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев