Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Мул уңыш алырга өйрәнәләр

Чаллыда «Сәламәт бакча» клубы каршында биш ел дәвамында «Бакча академиясе» дип аталган мәктәп эшләп килә. Аны Рәйсә Хисмәтуллина җитәкли. Әлеге мәктәпкә 50гә якын бакча яратучы шәһәрдәшебез йөри.

Кыш көннәрендә алар атнага бер тапкыр җыелып, бакчада мул уңыш үстерү серләре белән уртаклашалар. Җәен исә практика була. Айга бер тапкыр бакчаларга чыгалар. Анда теге яки бу бакча хуҗасы дәресләрдә алган белемнәрен практикада күрсәтә яисә бакчадагы уңай үзгәрешләре, уңышлары турында сөйли. 

– Бу мәктәптә бик күп файдалы мәгълүмат алына. Һәр кеше үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Биредә без шулай ук орлыклар, үсентеләр белән бүлешәбез. Бергәләшеп бәйрәмнәр үткәрәбез. Узган атнада клубның 11 еллыгын зурлап үткәрдек, – ди «Бакча академиясе»нең җитәкчесе.

Рәйсә Гәрәевна сүзләренчә, мәктәп төп дүрт кагыйдәгә нигезләнеп эшли. Беренчедән, көрәк белән җир казымыйлар. Гомумән, алар җирне казу ягында түгел. 

– Җирне йомшартырга гына кирәк. Икенчедән, без агулы химикатлар кулланмыйбыз, сидератларга өстенлек бирәбез. Һәм иң мөһиме – туфракны микроорганизмнар белән баетырга кирәк. Шул вакытта гына сез бакча эшеннән ләззәт алачаксыз, – ди ул.
Унбер ел эчендә клуб шактый зур казанышларга ирешкән. 2013 елда «Хочу в Париж» бөтенроссия конкурсында 2нче урын яулап, видеокамерага ия булганнар. «Посевная-2016» конкурсында Гөлчәчәк Халикова җиңү яулаган. Аны бизәнү әйберләре белән бүләкләгәннәр. 2018 елда «Уңыш бәйрәме»ндә катнашканнар. Шул ук елны «Арго» компаниясенең 21 еллыгына багышланган фильмнар конкурсында «Бер көн уңышы» дип аталган фильм белән 1нче урынны алганнар. 

Моннан тыш, «Бакча академиясе» мәктәбе җәй көне уздырыла торган «Күршеләр көне», «Акварель-2021» шәһәр чәчәкләр фестивале бәйрәмнәрендә актив катнашып, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнгәннәр. Үз бакчаларында үстергән уңышларыннан композиция ясап, шәһәр мэры Наил Мәһдиевны да таң калдырганнар. Әлеге яшелчәләрнең химикатлар кулланмыйча үстергәннәренә шәһәр башлыгы нык гаҗәпләнгән. 

Рәйсә Хисмәтуллина Алабуга шәһәрендә «Маҗаралар кыры» («Поле чудес») дип аталган бакчачылар клубын да җитәкли. Анда ул атнага бер тапкыр барып, бакчачыларга үз җирләрендә файдалы микроклимат булдыру серләренә төшендерә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X