Бу кызык

Кызыклы дөнья

Дөньяны белгән саен, аның никадәр кызыклы һәм серле булуына инанасың. Кайбер фактлар хәтта ишеткәч тә ышанмаслык булып тоела.

Гаҗәеп фактлар:
•    Иң тиз чәйнәүче җан иясе – кырмыска. Аның авызы секундына 233 км/сәг тизлектә кыймылдый.
•    Француз акыл иясе Жан-Жак Руссо биш баласын да, аңа эшләргә комачауламасыннар өчен, балалар йортында яшәткән.
•    Ялкаулык нәселдән килә.

•    Чынлыкта акча купюралары кәгазьдән түгел, мамыктан ясалган. Шуңа күрә алар тиз тузмый.
•    Гориллалар да салкын тидереп авырыйлар. Кешеләрнең бик күп авырулары аларга да хас.
•    Әрмәнстанда шахмат уйнау – мәктәптә мәҗбүри предмет.

•    Бегемотларның ачулары килсә, каннары кызара. Өстәвенә, алар су астында да йоклый ала. Алар һава сулар өчен һәр 3-5 минут саен өскә калкалар – тик уянмыйлар.
•    Көнгә 6 минут китап укысаң да, стресстан котыласың.
•    Оныту сәләте – баш миенең бик кирәкле функциясе, ди белгечләр.

•    Сагыз чәйнәү дикъкатьне тупларга булыша.
•    Биектә эшләүче төзүчеләр күпмедер вакыттан соң егылып төшүдән курыкмый башлый. Аларның мие курку инстинктын «сүндереп куя».
•    Психологлар фикеренчә, сүгенү стресска бирешмәү чараларының берсе.

•    Җитәрлек йокы туйдырмау кеше организмына тәмәкене тартудан да зыянлырак булырга мөмкин.
•    АКШта иң куркыныч эш – Аляскада краблар тотучыларныкы.
•    Кешеләргә үзләре теләп булышучылар тормыштан иң канәгать кешеләр.

•    Еракка очучы казлар 8 км биеклеккә күтәрелә. Рәсми теркәлгән рекорд – 10 км-дан артык. Бу кадәр биеклектә кеше кислород маскасыз сулый алмый, түбән басым аркасында аның җуя.
•    Япониядә вакыт уздыру һәм ялгызлыктан котылу өчен арендага гаилә алып торырга мөмкин.
Фото: фактлар / фото ясалма интеллект иҗаты


фактлар

Нет комментариев