Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Әҗмәкәй мәчетенә килүчеләр үзенчәлекле «пальма» җимешеннән авыз итә

Күз явын алырлык әлеге җайланма мәчеттә балаларга дини белем бирүче Миләүшә ханым Гыйниятуллинаның кул эше.

Тукай районы Әҗмәкәй авылы мәчетендә үзенчәлекле пальма “үсеп” чыккан. Аны редакциябезгә районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов төшереп җибәрде. Кулдан ясалган әлеге агач янына ифтар вакытында авыз ачучылар җыела икән. Чөнки аның кәүсәсе финик җимешләре белән тулы.

Күз явын алырлык әлеге җайланма мәчеттә балаларга дини белем бирүче Миләүшә ханым Гыйниятуллинаның иҗат эше булып чыкты. Аны ясау үзенчәлекләре белән кызыксынып, кул остасы белән телефон аша элемтәгә кердек.

“Финики, ягъни хөрмәне оҗмах җимеше дип атыйлар. Ул ифтарларыбызның төп бизәге булып тора. Шуңа да аны табынга матуррак итеп урнаштырасы килде. Өстәвенә болай урынны да күп алмый”, -  дип сөйләп китте Миләүшә ханым.

“Әлеге декоратив җайланманың макетына социаль челтәрдә тап булдым һәм үзем дә ясап карарга уйладым. Тормыш иптәшем Илдусны да эшкә җиктем. Ул миңа барлык кирәкле материалларны алып кайтып бирде”, - ди ул.

Агачның нигез өлешен мөслимә 3 см калынлыктагы технониколь дигән төзелеш материалыннан ясаган. Кәүсә урынына пластик торба кулланган. Аннары аны губкага охшаш йомшак материал белән уратып алып, өстенә алюмин скотч беркеткән. Яшел ботакларны интернет кибеттән заказ биреп кайтарткан.

“Җайланмабыз әзер булгач эстафетаны 15 яшьлек кызыбыз Раиләгә тапшырдык. Ул теш чистарту таякчыкларына финикларны урнаштырып, агачның кәүсәсенә кадап чыкты. Барлыгы 300 гә якын җимеш китте. Бу эшнең иң озакка сузылган өлеше булды. Ул 3 сәгатькә якын сузылды”, - ди кул остасы. 

Аннары җайланманы мәчеткә алып ифтар табынына урнаштырганнар. Мәҗлескә җыелучылар әлеге гүзәллекне күреп таң калган.

“Беренче көннәрне хәтта ашарга да кыймыйлар иде. Гел карап, сокланып утырдылар. Ашагыз инде, әрәмгә китмәсен дигәч кенә җимешләргә әкренләп үрелә башладылар”, - ди Миләүшә Гыйниятуллина. 

“Көн дә ничек финик җиткерәсез?” дигән сорауга, ул: “Аларны мәчеткә хәер буларак  алып киләләр”, - диде. 

Мәгълүм булганча, Пәйгамбәребез: “Кем ураза тотучыга бер йотым сөт, су яки бер бөртек кенә хөрмә бирсә дә, Аллаһ аның әҗерен шиксез ирештерер”, - дигән. Шуңа да  әлеге гүзәл агач 9 апрель – уразаның соңгы көненә кадәр ифтарларга килүчеләрне сөендереп торыр әле дигән өмет бар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай