Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Дин һәм тормыш

Җеннәр туенда җырлаган

«Музыкантымның берсе түзмәде – куркуыннан кычкырып җибәрде», - дип сөйли җырчы Нура.

90нчы елларда Кувейтта була бу хәл. Популярлык казанган Нура аль -Такака исемле җырчы җеннәр туенда чыгыш ясый. Бу вакыттан соң аның тормышы тулысынча үзгәрә. Күп еллар узгач ул бөтен дөньяга сөйли. 
«Минем исемем Нура. 25 ел элек мин үз илемдә иң популяр җырчыларның берсе идем. Туйларында чыгыш ясарга мине иң бай гаиләләр генә чакыра иде. Тора-бара мин баедым, исемем дан казанды, әмма бер вакыт... (елый)
Командам белән бер атна ял иткән чагыбыз иде. Телефон шалтырады. Сәер тавышлы бер хатын кызының туена барып җырлавымны үтенде. Ял булгач, ризалашасы килмәде. Ләкин ул: «Мин сез сораганнан икеләтә артыграк түләрмен», – диде. Зур акча барлыгын күз алдыма китереп, риза булдым. Адресын әйтте һәм трубканы куйды. Мин командама шалтыратып әйттем. Алар икеләнделәр, ләкин безгә вәгъдә иткән акча турында ишеткәч, шундук ризалаштылар. 
Без ул төнне җыелдык та адрес буенча киттек. Йөрәгемдә борчылу хисе иде. Әмма беркемгә берни әйтмәдем. Адресы да бик сәер, аулак җирдә шикелле. Юл табуы кыен булды. Ниһаять, килеп җиттек. Зур йорт тора. Бик күп кеше җыелган. Көчле музыка уйный. Без машинадан чыктык һәм түргә уздык. Кунаклар сәер киенгәннәр.

Безне телефоннан шалтыраткан хатын каршы алды. Тавышыннан таныдым. Битемнән үпте. Тәненең таш сыман каты булуына игътибар иттем. Ул да сәер киенгән. Күңелемдәге курку хисен басарга тырыштым. Безгә киенү һәм чыгышка әзерләнү өчен бүлмә бирделәр. Без әзерләнеп, сәхнәгә чыктык. Җырлый башлавым булды, кешеләр агыла башлады. Аптырадым. Алар сәер итеп бииләр. Мине тәмам курку басты. Тик беркемгә сиздермәдем. Командамдагы бер кыз аңын югалтып егылды. Янына барырга гына теләгән идем, командамдагы куркып калган бер ир-атны күреп, ул караган якка күз салдым. Туйдагы кунаклар сикереп бииләр. Аяклары кешеләрнеке сыман  түгел. Хайван, кәҗә тояклары. Калтырый башладым... 

Дәвамы Шәһри Чаллы» - «Пятачок» газетасының икенче санында укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев