Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Корбан чалуга бәйле сорауларыгыз булса...

Сәхифә Корбан гаете җиткәнче эшләячәк.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Корбан бәйрәме – 2024» сәхифәсе эшли башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул сайттан файдаланучыларга гаетне үткәрү, корбан чалу, бәйрәм намазын үткәрү йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Аерым алганда, әлеге сәхифәдә гает намазын уку вакыты, нисаб күләме һәм башкалар мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

Сәхифә Корбан гаете җиткәнче эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак, диелә хәбәрдә. Моңа кадәр без БИРЕДӘ Чаллыда Корбан гаетен үткәрү вакыты һәм тәртибе хакында язган идек. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай