Бик тә саваплы Гашура көне якынлаша. Быел ул кайсы көнгә туры килә?
«Бу чорда ураза тоту бик саваплы», - ди дин белгечләре.
19 июль көнне кояш баю белән Мөхәррәм ае керә. Мөселман календаре буенча яңа 1445 нче ел башлана. Әлеге ай турында Коръәндә дә Сөннәттә дә күп искә алына. Шуңа күрә бу чорда һәркем изгелекләр эшләп калырга омтылырга тиеш.
Бөек имам Газали әйтүенчә, ин шә Аллаһ, ошбу айда изгелекләрне күп эшләү, елның башка айларын да бәрәкәтле итеп үткәрергә ярдәм итә.
Мөслим риваять кылган бер хәдистә: «Мөхәррәм ае ураза тоту өчен Рамазан аеннан кала иң яхшы ай», - диелә. Моннан күренгәнчә, бу айда нәфел уразалары тоту, башка айларга караганда күпкә әҗерлерәк була. Икенче бер хәдистә (Табранинең) "Мөхәррәм аенда тотылган бер көн ураза - 30 көн тотылган ураза әҗеренә ия", - диелә.
Мөхәррәм аеның унынчы көне (быел 28 июльгә туры килә) — Гашура көне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вәсәлләм: "Бу көндә ураза тоту үткән ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп була”, - дигән.
Кыскасы, Мөхәррәм ае - ул Аллаһка тәүбә итү гыйбадәт кылу ае, шуңа күрә гөнаһлардан котылу һәм зур әҗерләргә ирешү мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев