Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

11 яшьлек малайны яндырып үтергәннәр

Янгын эчендә һәлак булган Артурның якыннары билгесезлектән ачына...

Мәскәү янында Раменскийда тере килеш янып үлгән малайны яшьтәшләре сарайда бикләп калдырганнар. 11 яшьлек Артур һәлак булган урында җирле кешеләр стихияле мемориал оештырган. 

«Куркыныч. Кечкенә фәрештәбез күкләргә иңде, - ди шунда яшәүче кырык яшьлек хатын-кыз.   Менә инде берничә көн бу урынга Раменский янындагы Дубовая роща поселогында яшәүчеләр килә. Панельле биш катлы йортлар һәм балалар бакчасы артында агач сарайлар тезелгән. Ә аннан соң урман. Фаҗига биредә 19 май кичендә килеп чыга.

Өлкәннәр янган сарай тирәсендә ике яшүсмер егет һәм бер кызның кычкырышып, чабып йөрүен күргәннәр.   — Анда малай! Ул хәзер үләчәк! –  дип елаган бер мәктәп укучысы.   Ирләр йөгереп килгән, ут камап алган сарайдан яшүсмерне чыгару өчен такталарны каерганнар. Ләкин соң була...  

Артур бу якларда яшәмәгән, моңа кадәр күпләр аны берничә тапкыр күргән. Ул бирегә дзюдо секциясенә бергә йөргән иптәше янына килгән.   — Беркем дә аңа кагылмады, - дип сөйләгән KP.RU басмасына биредә яшәүче яшүсмерләр.  – Ләкин шул кичне эскәмиядә утырып торучы компания аны эләктереп алган.   Балалар сүзләренчә (бәхәснең башын авыл мәктәбе укучылары күргән), ике өлкән егет Артурны мыскыл итә башлаган.  Аны этеп җибәргәннәр. Сарайлар ягына алып киткәннәр.

Әлеге сугыш чукмарларын бөтен район белә. Алар арасында Вася Журавлев иң өлкәне. Мәктәптә ул малайның үз-үзен тотышы белән дә проблемалары булган.
Икенче егет - Костя Лапин. Моңа кадәр күпләр аны «яхшы билгеләргә укыган гади, тыныч егет» дип санаганнар. Вася һәм Костяга 13 яшь (икесе дә 6 сыйныфны тәмамлый). Артурга 11 яшь булган. 

Тикшерү версиясе буенча, бәхәс Артурның сарайда бикләнүе белән тәмамлана.   - Балалар сарай ишеген йозакка япкан һәм кадак белән кадаклаганнар, - дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитеты баш тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ога Врадий. - Янгын башланганнан соң, мөстәкыйль рәвештә ишекне ача алмаганнар һәм өлкәннәрдән ярдәм сораганнар.   Сарай эчендә ни өчен янгын чыгуы әлегә билгесез.   Тикшерү комитеты эксперт-белгечләренең беренчел мәгълүматлары буенча, янгын нәкъ менә агач корылма эчендә чыккан. Шуңа күрә кемдер шырпы сызып махсус ташлаган дип фаразларга була.

Янгын эчендә һәлак булган Артурның якыннары билгесезлектән ачына, аны ут төртеп махсус яндырганнар дип саныйлар.    
Тикшерү комитеты белдерүенчә, шаһитлар даирәсе билгеләнгән, фаҗига урынын криминалистлар тикшергән, янгын-техник экспертиза билгеләнгән.   Юристлар әйтүенчә, 13 яшьлек яшүсмерләр, әгәр аларның малай үлемендә гаебе исбатланса, җәзага тартылмаячаклар. Чөнки алар Россиядә балигъ булмаганнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару фаҗига