Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

28нче мәктәп директоры Илдар Әхмәтҗанов: «Кулыннан килгәнчә һәркемгә ярдәм кулы суза иде»

«Әнием турында әйтер сүзем бар...»

– Әнкәй, әнкәем! Инде өлкән яшьтә булсам да, әнкәемне бик сагынам. Кадерле кешебезнең бакыйлыкка күчүенә дә 23 ел вакыт узып бара. Җылы хисләр белән аны һәрчак искә алам. 

Әнкәем Кәбирә Хөснелгата кызы 1924 елда күрше Башкортостан Республикасы Илеш районы Иске Татыш авылында дөньяга килә. Гаиләдә 5 бала туа, ни кызганыч, бары 2се генә исән кала. Энесе Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, озак еллар мәктәп директоры булып эшли. Әнкәем 1946 елда исә Татарстанның Актаныш районы Тыңламас авылына сугыштан кайткан Гарифҗан (ягъни минем әткәемә) исемле егеткә кияүгә чыга. Матур гаиләдә без алты баланы – дүрт ул һәм ике кызны тәрбияләп, олы тормыш юлына бастыралар. Өч балага югары белем бирәләр. Туганым Өлфәт сәнгать юлыннан китте, югары белемле. Актанышның данлыклы «Агыйдел» җыр-бию ансамбленең солисты, биюче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Тагын бер ир туганым Нефтекама шәһәрендә югары белемле энергетик иде. Ә мин югары белемле, 45 ел стажлы укытучы, 35 ел мәктәп директоры вазыйфасын башкарам. 
Алты бала тәрбияләүдән тыш, әнкәем колхозда төрле эшләр башкарды. Хезмәте югары бәяләнде, Ленинның 100 еллык юбилей медале (ул чор өчен югары дәрәҗә) белән бүләкләнде. Әткәем Гарифҗан сугыш башлангач, иң беренче булып фронтка китә. Исән-имин әйләнеп кайтып, авылда төпләнә. Озак еллар хуҗалыкта завхоз булып хезмәт куя.

Әнкәем характеры буенча тыныч, сабыр, түземле, кешеләр белән тиз аралаша иде. Кулыннан килгәнчә һәркемгә ярдәм кулы сузды. Гаиләдә барыбызга да җылы оекбаш, бияләйләр бәйләп кигезде. Оныкларын да сөендерде. Тәмле итеп камыр ашлары пешерә иде. Бүгенге көндә дә әнкәемнең мичтә салган ипиләрен сагынам, иреннәремдә тәмен тоям Кызарып, кабарып пешкән хуш исле ипи көн аралаш безне шатландыра иде.

Шушы матур бәйрәм көнендә барлык аналарга да сәламәтлек, ул һәм кызларының игелеген күреп, куанып яшәүләрен телим. Балалар исә әниләренең кадерен белеп, рәнҗетмичә хөрмәтләп яшәсеннәр иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев