5 көн реанимациядә: тагын бер пенсионер этләрдән зыян күрде
Хайваннарның хуҗасы бар.
Татарстанда тагын бер пенсионерга этләр һөҗүм итте. Бу юлы вакыйга Чистай районының Луч посёлогында булды.
Этләр хатын-кызга авыл советы янында ташланган. Аяк-кулларын тешләгәннәр. Ярый, шаһитлар булган – зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар. Пенсионер 5 көн дәвамында реанимациядә яткан. Хәзер тиешле дәвалану уза.
Шунысы мәгълүм: этләрнең хуҗасы бар. Ул үзе полиция бүлегенә килгән һәм этләрен йоклатып үтерткән.
Исегезгә төшерәбез, узган ел ноябрь аенда Самосырово сәнәгать базасында сукбай этләр 49 яшьлек Жанна Хөсәенованы талап үтерде. 10нчы январьда Яшел Үзәндә 75 яшьлек хатын-кыз зыян күреп, хастаханәдә ятып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев