Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КФУ ачык ишекләр көне уздыра

Университет җитәкчелеге кабул итү шартлары, уку процессының үзенчәлекләре турында сөйләячәк

 6 ноябрь көнне 9:30 сәгатьтә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачык ишекләр көне узачак. Бу хакта «Татар-информ»га институтның матбугат үзәге хәбәр итте.

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә кадрлар, Татарстан Республикасы Милли мәгариф оешмасы өчен төрле профильләр буенча билингваль һәм полилингваль укытучылар, шулай ук дизайн һәм музыка өлкәсендә бакалаврлар һәм магистрлар әзерләү программалары гамәлгә ашырыла.

Чара барышында КФУ җитәкчелеге, югары мәктәп вәкилләре яңа һәм инде гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары, кабул итү шартлары, уку процессының үзенчәлекләре, шулай ук студентлар тормышы турында сөйләячәк. Институт хезмәткәрләренә кызыксындырган барлык сорауларны биреп булачак. Эпидемиологик хәл аркасында барлык саклык чараларын үтәү сорала.

Программада: 10:00 — Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе. 11:00 - Лев Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясенең югары мәктәбе. 12:00 – И.А.Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе.

Чыганак: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев