Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 айлык Раянга аппарат алу өчен акча җыелып беткән

Сбор ябылганнан соң килгән матди ярдәм Раянның киләчәк реабилитациясенә тотылачак.

Гөлия һәм Риназ Мәгъдановларның уллары Раянга ярдәм кирәк булуын МОНДА язган идек. Балага Мәскәү табиблары 1 тип СМА (спинальная мышечная атрофия) дигән диагноз куйганнар. Сабый үзлектән генә сулый да, ашый да алмый. Аңа махсус аппаратлар ярдәмгә килә.


Бүгенге көндә Раянга " Виброплатформа Галилео" дигән аппарат та кирәк. Ул Раянның нерв системасында исән калган нейроннарны уятырга, өйдә сыйфатлы реабилитация үткәрергә ярдәм итәчәк. Аның бәясе - 680 000 сум.

“Игелекле кешеләр ярдәме белән без кирәкле сумманы җыеп бетердек. Сбор ябылганнан соң килгән матди ярдәм Раянның киләчәк реабилитациясенә һәм улыбызга алга таба яшәү өчен кирәк булган җайланмаларны (ортезлар, корсет, туторлар, коляска, вертикализатор)  алырга китәчәк. Барлык ярдәм кулы сузган кешеләргә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез,”- ди Мәгъдановлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ирекле ярдәм күрсәтү