Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Африка студентын үтерүдә шикләнелүчеләр тоткарланган

Татарстанда Африканың Чад республикасыннан килгән КФУ студентын үтерүдә шикле ике казанлы кешеләр тоткарланган, дип яза республика матбугаты. Тоткарланганнарның берсенә 19, икенчесенә 21 яшь диелә. Беренче мәгълүматларга караганда, шикләнелүчеләр такырбашлар оешмасы белән бәйле булырга мөмкин. Чадтан килгән 24 яшьлек студентның мәете 16 февральдә Гадел Кутуй урамында, КФУ тулай торагы янында табылган...

Татарстанда Африканың Чад республикасыннан килгән КФУ студентын үтерүдә шикле ике казанлы кешеләр тоткарланган, дип яза республика матбугаты.

Тоткарланганнарның берсенә 19, икенчесенә 21 яшь диелә. Беренче мәгълүматларга караганда, шикләнелүчеләр такырбашлар оешмасы белән бәйле булырга мөмкин.

Чадтан килгән 24 яшьлек студентның мәете 16 февральдә Гадел Кутуй урамында, КФУ тулай торагы янында табылган иде. Яшь егет күпсанлы пычак яраларыннан үлгән.

Ул Казан федераль университетының юридик факультетында икенче курста укыган булган.

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җинаять эше ачты.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков: "Иң катгый чаралар күрелергә, әлеге эш ачылырга тиеш. Ни өчен үтерелгәне турында әйтү әлегә иртә", дигән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев