Алинә Заһитова үзенә бүләк ителгән ВМW машинасын әтисенә бирә
Яңалыклар тасмасы

Алинә Заһитова үзенә бүләк ителгән ВМW машинасын әтисенә бирә

Олимпиадада алтын медаль яулаган Алинә Заһитовага уңышлары өчен ВМW машинасы бүләк иттеләр.Премьер-министр Д.Медведев тапшырган машина ачкычларын Алинә әти-әнисенә бирәм, дип әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. "Әти-әни мине Олимпиадага әзерләде, машинаны аларга бирәм", - диде Алинә. 15 яшьлек Алинә Заһитова тагын өч елдан, йөртү өчен таныклык алгач, бу машинада...

Олимпиадада алтын медаль яулаган Алинә Заһитовага уңышлары өчен ВМW машинасы бүләк иттеләр.Премьер-министр Д.Медведев тапшырган машина ачкычларын Алинә әти-әнисенә бирәм, дип әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. "Әти-әни мине Олимпиадага әзерләде, машинаны аларга бирәм", - диде Алинә. 15 яшьлек Алинә Заһитова тагын өч елдан, йөртү өчен таныклык алгач, бу машинада үзе йөрергә җыенганын да әйтте. Япониядәге җанатарлары Алинәгә акита-ину токымлы эт бүләк итәргә вәгъдә биргән.


Нет комментариев