Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алкоголь һәм кофе юкка чыгарга мөмкин

Экспертлар фикеренчә, 2050 елга кибетләрдә алкоголь түгел, ә махмыр булдыртмый торган синтетик эчемлек сата башлаячаклар. Бу хакта "Петербургский дневник" яза. Алкогольне алмаштыра алырлык синтетик эчемлекне Бөекбритания галиме уйлап тапкан. Alcosynth исемле матдә нигезендә әзерләнгән эчемлек тәм буенча гадәти спиртлыдан аерылмый.

Яңа эчемлекләрнең өстенлеге - бавырга һәм бөергә зыян салмауда, хәтта махмыр да булдыртмый дип ышандыра уйлап табучылар. Alcosynth сатуга чыкканчы матдә экспертиза узачак һәм фәнни лабораторияләрдә камилләштереләчәк. Алкогольне алмаштыра торган эчемлек 2050 елда актив сатыла башлаячак дип фаразлый галимнәр. Элегрәк 2050 елда кибет киштәләреннән кофе юкка чыгарга мөмкин дип хәбәр ителгән иде. Галимнәр глобаль җылыту гөмбә авыруларының актив үсешенә китерәчәк, ә алар кофе плантацияләрен киметәчәк дип фаразлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев