Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алсу Хәбибуллина кызы таң калдыра

Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллинаның кызы Эльвина "Искусство без границ" I Бөтенроссия иҗади гаиләләр фестиваль-бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды. Эльвина - бик талантлы кыз. Ул бию түгәрәгенә йөри, җыр сәнгатенә дә тартыла. Ә әнисе Алсу Эльвинаның артист булуын телиме, гомумән, бу шөгыльләрен хуплыймы икән? - Кызым туганнан бирле бии, дисәм...

Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллинаның кызы Эльвина "Искусство без границ" I Бөтенроссия иҗади гаиләләр фестиваль-бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды. Эльвина - бик талантлы кыз. Ул бию түгәрәгенә йөри, җыр сәнгатенә дә тартыла. Ә әнисе Алсу Эльвинаның артист булуын телиме, гомумән, бу шөгыльләрен хуплыймы икән? - Кызым туганнан бирле бии, дисәм дә була. Инде 3 айлык чагында ук сикерергә тырыша иде. Иң беренче булып бәби ашын остазым Венера Ганиева алып килгәне исемдә... Иҗади гаиләләр фестиваль-бәйгесендә Эльвина үз теләге белән катнашты. Бу аның зур сәхнәдә беренче чыгышы иде. Лауреат исеменә лаек булуын үзем дә көтмәдем, әмма бик сөендем. Кыю җырлады, югалып калмады. Вокал дәресләренә йөрергә хыяллана, инглизчә җырларга ярата. Артист юлын сайласа, каршы килмәячәкмен. Балам үз юлын тапсын, бәхетле булсын, дип телим! - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Хәбибуллина. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты базасында үткәрелгән "Искусство без границ" I Бөтенроссия иҗади гаиләләр фестиваль-бәйгесендә конкурсантлар төрле составта (гаилә дуэтлары, гаилә ансамбльләре) чыгыш ясады. Катнашучылар арасында профессиональ җырчылар белән бергә үзешчән башкаручылар да бар иде. Эльвира ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев