Арзан лампа ковидны 30 минутта юк итә!
Яңалыклар тасмасы

Арзан лампа ковидны 30 минутта юк итә!

COVID-19 китереп чыгаручы вирусны светодиод лампалары 30 минут эчендә юк итә икән

Әлеге хәбәр белән Израиль галимнәре уртаклаша. Биналарны вирустан арындыру, зарарсызландыру өчен ультрашәмәхә нурланыш бирүче җиһазлар урынына светодиодлы лампалар кулланып була, ди алар. Бу - сәламәтлек өчен зарарсыз һәм кесәгә "сукмый" торган алым. Белгечләр әйтүенчә, алар SARS-CoV-2 вирусын арзан, аз энергия кулланучы, терекөмешсез эшләүче лампалар белән ярты сәгать эчендә юк иткән. Коронавируска каршы көрәштә 265 һәм 285 нанометрлы лампалар яхшы, ди галимнәр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев