Ашказаны асты бизен нәрсә зарарлый?
Яңалыклар тасмасы

Ашказаны асты бизен нәрсә зарарлый?

Бу зарарлы ризыктан аеруча сак булыгыз

Шикәр дөньяда иң зарарлы ризык булып тора, дип саный медицина фәннәре докторы, табиб-диетолог Алексей Ковальков.
Аның фикеренчә, һәр кеше рационнан ясалма алынган фруктоза һәм глюкоза кушылмасын төшереп калдырырга тиеш.
Доктор әйтүенчә: "Җирдә шикәр кебек бер генә ризык та шулкадәр үлем тудырмаган һәм зур күләмдә патология китермәгән", - дип белдерде.
Белгеч билгеләвенчә, кеше организмы күп күләмдәге шикәрне һәм углеводларны күтәрә алмый.
"Моңа ашказаны асты бизе түзә алмый", - дип хәбәр итә ул.
Эндокринологлар шикәр дәрәҗәсен күзәтеп торырга һәм аны алты берәмлектән артык күтәрмәскә киңәш итә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев