Авлашта кеше үтерүчегә 10 елга ирегеннән мәхрүм ителү яный
Яңалыклар тасмасы

Авлашта кеше үтерүчегә 10 елга ирегеннән мәхрүм ителү яный

Бу хакта Тукай районы прокуроры Руслан Галиев хәбәр итте.

Тукай районы Авлаш авылында 83 яшьлек бабайны вәхшиләрчә үтергән кешене 10 елга  каты режимлы  колониягш җибәрүне сорадылар, дип хәбәр итте прокурор Руслан Галиев. Судта фикер алышулар булды.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига агымдагы елның апрелендә булды. Пычак белән бик каты яраланган бабай мәетен Авлаш авылында тапкан иделәр. Монда язган идек.

Соңрак, җинаять кылуда шикле 32 яшьлек ир-атны кулга алдылар. Ул үз габен таныды. Хәзер ул СИЗОда хөкем карарын көтә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


правосудие криминал

Нет комментариев