Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хакимияте белгечләрен өйләренә кайтарып җибәргәннәр

Бу хакта хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Шәһәр хакимиятендә кискен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) билгеләре күзәтелгән җитәкчеләр һәм белгечләрне өйләренә кайтарып җибәргәннәр.  Бу хакта хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. Ул калабызның башка оешма-предприятиеләренә дә шундый ук чаралар күрергә киңәш итте. 

“Авырган хезмәткәрләрне эшләтмәскә кирәк. Алар вирус таратып йөриләр. Нәтиҗәдә, башкалар да сырхаулый башлый. Хастаханәләрдә күпме кеше ятуын ишетеп, белеп торабыз. Күпчелеге нәкъ менә коронавирус, ОРВИдан соң калган өзлегүләрдән газап чигә. Авырып эшләп йөрү – ул батырлык түгел, ә битарафлык. Башкалар турында да уйларга кирәк. Хәзер бит теләгән очракта дистанцион рәвештә дә  эшләргә була. Авыруны аяк өсте үткәрергә ярамый, 2-3 көн булса да ятып дәваланырга кирәк. Моны шәһәребез оешма-предприятиеләре исендә тотсын иде, бар җирдә дә фильтр үткәрелергә тиеш”, - дип искәртте Наил Мәһдиев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек