Балалар ике атнага дистацион укуга китәләр
"Дистанцион укыту белем бирү сыйфаты начарлануга китермәсен өчен, без барысын да эшләргә тырышачакбыз", — дип яза мэр.
Мәскәүдә 6-11 сыйныф укучылары дистанцион укыту режимында тагын ике атна — 9-22 ноябрьдә булачаклар. Бу хакта шәхси блогта Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, укучылар дистанциядә булган соңгы ике атна эчендә COVID авыруы йоктыручылар саны ике тапкыр диярлек кимегән. Хәзерге вакытта вәзгыять тагын кискенләшә башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев