Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баласы өчен көрәшүче Нигина Мирзаянова судтан кайтты

«Судья сораулар биргәч, элекке ирем югалып калды», - ди әни кеше.

Чаллыда Мирзаяновлар гаиләсе конфликты буенча чираттагы суд утырышы булды. Анда 5 яшьлек Әмирнең кем белән яшәячәге хәл ителергә тиеш иде. Тик Нигина һәм аның элекке ире Марат эш урыннарын алыштыру сәбәпле (Марат яшәү урынын да үзгәрткән), хөкемдар суд утырышын 12 октябрьгә билгеләде. Хәзер икесе дә белешмәләрен (справка) яңартырга тиеш. Бу хакта "Шәһри Чаллы"га Нигина үзе хәбәр итте.  

"Судта күбрәк Маратны сораштырдылар. Аеруча баланы урлап качкан көн турында кызыксынды хөкемдар. Марат гадәттәгечә урламадым дип акланды. Судья: "Нигә алайса бала белән машинага утырмадың?" - дип сорады. Элекке ирем югалып калды. Юристына карады. Ул белмим дигәч, Марат та белмим дип җавап бирде. Моннан башка тагын "Нигә яшәү урыныгызны үзгәрттегез?, бала кем белән яши? Ни өчен балалар бакчасына йөрми?, Хәзерге яңа тормыш иптәшегезнең балага карата мөнәсәбәте нинди? Әлеге хатын белән киләчәккә планнарыгыз нинди?" кебек сораулар бирделәр.  Марат һәръяклап сораулардан качарга теләде, сөйләмендә буталчык иде", - дип сөйләде Нигина. 

Исегезгә төшерәбез, Нигина Мирзаянова җәй башыннан бирле 5 яшьлек улы өчен көрәшә. Элекке ире Марат баланы әнисеннән тартып алып, билгесез кешеләр белән машинага утыртып җибәрә. Әлеге мизгелләр подъезддагы видеокамерага эләкте. Бу хакта тулырак монда язган идек. Шул вакыттан бирле әни кеше баласын күрергә тилмерә - кайда яшәгәнен белми. Марат аны яшереп тота. "Шәһри Чаллы"га сөйләгән моң-зарларын моннан укый аласың.

Нигина инде берничә суд утырышын үтте. Хәтта Казанда бәйсез психологик-психиатрия экспертиза да үткәртте (монда яздык). Суд хөкем карары чыгарганда экспертиза нәтиҗәләрен дә исәпкә алырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев