Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Балның зыяны бармы?

Белгечләр чама хисен югалтмаска киңәш итә.

Баллы чәй эчәргә яратучыларда куркыныч авырулар килеп чыгарга мөмкин. Табиб-диетолог Елена Соломатина әйтүенчә, бу эчемлекнең диабет алды яки диабет диагнозланган кешеләр өчен зарарлы. 

Табиб шикәрле чәйне чамалап эчәргә киңәш итә. 

«Шикәрле чәй кандагы глюкоза дәрәҗәсен арттыра, кеше үзендә көч артуын сизә. Җитди чыгыш ясау яки имтихан алдыннан мондый чәй эчәргә була. Бу илһамландыра», – ди Соломатина.

Тик баллы чәйне даими рәвештә эчәргә ярамый. Бу диабет, симерү һәм кариес кебек җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин. 

Шул ук вакытта чәйнең үзендә тешләрне бозылудан саклый торган матдәләр бар, әмма шикәр куллану бу эффектны тулысынча юкка чыгара.

Белгеч: «Үз организмында глюкоза дәрәҗәсе тирбәлүгә юл куймаган кешеләр, кагыйдә буларак, озаграк яши», – ди.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Файдалы киңәш