Хатын-кызга Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (БСМП) операция ясалган.
РФ тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Чаллыда кичә ишегалдында хатын-кызны бәрдергән 17 яшьлек егет катнашындагы резонанслы юл-транспорт һәлакәте белән кызыксынды.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига 15 сентябрь көнне кичке сәгать 6 тирәсендә 45/08 йортының ишегалдында булган. Йорт яныннан тротуар буенча барган хатын-кызны машина бәрдерде. Бу хәл домофон камерасына эләккән. Кадрларда күренгәнчә, машина борылып килгәндә кисәк кенә тротуарга менә, хатын-кыз бәрелүдән машинаның капотына килеп төшә. Шуннан соң автомобиль ишегалдындагы чәчәк түтәленә килеп керә, хатын-кыз җиргә егылып төшкәннән соң машина аны таптап үтә. Зыян күрүчене машина астыннан шаһитләр чыгарган. Хатын-кызга Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (БСМП) операция ясалган.
Тикшерү комитеты башлыгы Валерий Липскийга һәлакәтнең шартлары турында хәбәр итәргә һәм җинаять эшен тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушкан.
Нет комментариев