Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Рашат Фәйзерахманов җитәкчелегендәге Чаллы татар дәүләт драма театры яңа иҗат сезонын ача.

"Шө­кер уз­ган се­зон­да ар­тист­ла­ры­быз, те­атр хез­мәт­кәр­лә­ре уңыш­лы эш­лә­де. Мил­ләт­тәш­лә­ре­без яшә­гән күп ке­нә тө­бәк­ләр­гә дә гас­т­роль­ләр бе­лән ба­ру бә­хе­те­нә иреш­тек, спек­такль­лә­ре­без дә ту­лы зал­лар­да уз­ды", - ди Ра­шат Фәй­зе­рах­ма­нов. Бу се­зон­га да та­ныл­ган кол­лек­тив зур өмет­ләр баг­лый. Аны бик үзен­чә­лек­ле төс­тә баш­лап җи­бә­рә­чәк­ләр. Гол­ли­вуд та­ма­ша­сын­нан бер дә ким бул­ма­я­чак, ди­ләр ар­тист­лар...

"Шө­кер уз­ган се­зон­да ар­тист­ла­ры­быз, те­атр хез­мәт­кәр­лә­ре уңыш­лы эш­лә­де. Мил­ләт­тәш­лә­ре­без яшә­гән күп ке­нә тө­бәк­ләр­гә дә гас­т­роль­ләр бе­лән ба­ру бә­хе­те­нә иреш­тек, спек­такль­лә­ре­без дә ту­лы зал­лар­да уз­ды", - ди Ра­шат Фәй­зе­рах­ма­нов. Бу се­зон­га да та­ныл­ган кол­лек­тив зур өмет­ләр баг­лый.

Аны бик үзен­чә­лек­ле төс­тә баш­лап җи­бә­рә­чәк­ләр. Гол­ли­вуд та­ма­ша­сын­нан бер дә ким бул­ма­я­чак, ди­ләр ар­тист­лар үз­лә­ре.

Та­ма­ша­чы­лар хо­зу­ры­на 7 ок­тябрь ки­чен­дә Чал­лы язу­чы­сы дра­ма­тург Ай­гөл Әх­мәт­га­ли­е­ва әсә­ре бу­ен­ча ку­ел­ган "Ул бит ки­чә иде" ли­рик ко­ме­ди­я­се тәкъ­дим ите­лә­чәк. Кол­лек­тив аны Чал­лы та­ма­ша­чы­сы яра­тып ка­рар дип өмет­лә­нә.

"Шат­лык­лы ва­кый­га­лар бе­лән кар­шы­лый­быз. Уз­ган се­зон­да Че­хов­ның "Ва­ня абый" әсә­рен те­атр­лар та­ри­хын­да бе­рен­че тап­кыр та­тар­ча сөй­ләт­тек. Зи­фа Ка­дый­ро­ва­ның кү­ре­нек­ле ре­жис­сер Ил­дар Хәй­рул­лин куй­ган "Яз­мыш сы­на­вы" бар­ган җир­лә­ре­без­дә, шу­лай ук Ка­зан­да да анш­лаг бе­лән үт­те. Күп­тән тү­гел ге­нә Ка­занн­нан Кә­рим Тин­чу­рин исе­мен­дә­ге дра­ма­тур­гия фес­ти­ва­лен­нән ку­бок һәм дип­лом алып кайт­тык", - ди ди­рек­тор сө­е­неч­лә­ре бе­лән ур­так­ла­шып.

Би­ре­дә, спек­таль­ләр­нең уңыш­лы узу­ын­да ар­тист­лар хез­мә­те­нең ро­ле зур бу­лу­ын бик ях­шы аң­лый­лар. Шу­ңа да ел са­ен тан­та­на­лы шарт­лар­да иң ла­ек­лы, иң ос­та ар­тист­лар­ны бү­ләк­ләү­не тра­ди­ци­я­гә керт­те­ләр. Уз­ган се­зон нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча "Ва­ня абый" һәм "Яз­мыш сы­на­вы" спек­таль­лә­рен­дә­ге роль­лә­ре өчен Ил­фат Әс­кә­ров "Иң ях­шы ир-ат ро­лен баш­ка­ру­чы" дип та­был­ды. Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Чул­пан Ка­зан­лы "Иң ях­шы ха­тын-кыз ро­лен баш­ка­ру­чы" дип исе­ме­нә ла­ек бул­ды. "Яз­мыш сы­на­вы"н­да­гы ро­ле өчен Фә­нис Сә­хә­бет­ди­нов "Икен­че план­да­гы ир-ат ро­лен ос­та" баш­ка­ру­чы, Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Гө­лү­сә Җа­ма­ли­е­ва "Иң ях­шы эпи­зи­дик роль баш­ка­ру­чы" бу­ла­рак бә­я­лә­нә­чәк. Ә Ми­ләү­шә Гыйль­мет­ди­но­ва - Ис­кән­дә­ро­ва бе­лән Ин­ди­ра Ма­ли­ко­ва "Та­ма­ша­чы мә­хәб­бә­те­нә иреш­кән өчен" ка­бат ал­кыш­лар­га кү­ме­лә­чәк­ләр. Но­ми­на­ци­я­ләр­дә җи­ңү­че­ләр­нең ба­ры­сы­на да дип­лом һәм 10 мең сум ак­ча би­ре­лә­чәк.

Әл­бәт­тә, рес­пуб­ли­ка һәм шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре­нең яр­дә­мен­нән баш­ка яңа спек­такль­ләр ку­еп та, яшь ар­тист­лар­ны эш­кә ча­кы­рып та бул­мый. Өч бүл­мә­ле фа­тир бир­гән өчен кол­лек­тив шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев­ка рәх­мәт­ле. Бү­ген­ге көн­дә би­ре­дә яңа се­зон­да эш­кә кил­гән, Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­ла­ган яшь ар­тист­лар Рус­лан Әю­пов, Дас­тан Ба­ба­ха­нов, Зөл­фия Га­лиул­ли­на, Зөл­фия Гыйль­мет­ди­но­ва­лар яши. Алар Ил­гиз Зәй­ни­ев әки­я­те бу­ен­ча ку­е­ла­чак "Яңа ел әки­я­те" та­ма­ша­сын­да уй­нар­га әзер­лә­нә­ләр ин­де.

Сүз уңа­ен­нан, яңа се­зон­да премь­е­ра­лар бу­ла­чак. Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган сән­гать эш­лек­ле­се Фа­ил Иб­ра­һи­мов, мә­сә­лән, Мос­тай Кә­рим­нең "Ай то­тыл­ган төн" әсә­рен сәх­нә­ләш­те­рер­гә җы­е­на.

Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты, дра­ма­тург Бу­лат Сә­ла­хов­ның сәх­нә­дә об­раз­лар ту­ды­ру өс­те­нә, дра­ма­тур­гия бе­лән шө­гыль­лә­нүе дә мәгъ­лүм. Уз­ган ел аның "Яра­тыл­мый кал­ган яр­лар" пье­са­сы "Яңа та­тар пье­са­сы" рес­пуб­ли­ка бәй­ге­сен­дә Та­тар­стан мә­дә­ни­ят ми­нис­тр­лы­гы­ның бү­лә­ге­нә ла­ек бул­ган иде. Ал­ла­һы бо­ер­са, ки­лә­се ел­га яз ай­ла­рын­да спек­такль­гә ре­пе­ти­ци­я­ләр баш­ла­на­чак. Аны Рос­си­я­нең һәм Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган сән­гать эш­лек­ле­се, кү­ре­нек­ле ре­жис­сер, Чал­лы те­ат­рын­да шак­тый күп әсәр­ләр куй­ган Ри­нат Әю­пов сәх­нә­ләш­те­рә. "Яра­тыл­мый кал­ган яр­лар" бал­ла­да жан­рын­да языл­ган. Шу­ңа кү­рә аны кол­лек­тив зур яңа­лык бу­ла­рак п кө­тә.

Без, Чал­лы та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­ры яңа се­зон­да да та­маш­чы­лар­ны, уй­лан­ды­рыр­лык, шат­лан­ды­рыр­лык спек­такль­ләр бе­лән сө­ен­де­рер дип ышан­баз. Спек­такль­лә­ре­гез ту­лы зал­лар­да уз­сын, ми­лә­те­без­нең мил­ли-мә­дә­ни үзә­ге­нә әй­лән­гән те­ат­ры­быз!

Яңа се­зон баш­лан­ган­да Ра­шат Фәй­зе­рах­ма­нов кол­лек­тив­ка хез­мәт­лә­ре, ә та­ма­ша­чы­лар­га һәм олы җан­лы җи­тәк­че­ләр­гә те­атр­ны ярат­кан­на­ры өчен рәх­мәт бел­дер­де. "Те­ат­ры­быз­ны яра­ту­чы мил­ләт­тәш­лә­ре­без­гә, яр­дәм ку­лы су­зу­чы­лар­га рәх­мә­те­без чик­сез! Яңа се­зон­да да бер­дәм һәм бер­гә бу­лыйк!" - ди­де ул. Амин, шу­лай бул­сын!

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X