Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогер Илүсә Миңнегалиева: «Без хәзер урамда калдык!»

Дубайга очсыз турлар сатучы блогер килеп чыккан хәлгә аңлатма бирде.

Казанда яшәп, соңыннанр бөтен әйберләрен сатып ире белән Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Миңнегалиева тирәсендә шау-шу кызганнан-кыза бара. Исегезгә төшерәбез, аларны кеше алдап, акча җыюда гаепләп чыктылар (монда яздык). Зыян күрүчеләр саны 900дән артык. Салынган зыян күләме  миллионлап исәпләнә. Блогер Динә Вәлиева әйтүенчә, алар халыктан 24 миллион сумнан артык акча җыюга ирешкән (блогерның фикерен моннан укы). Саннар күбрәк тә булырга мөмкин. Кайберәүләр килеп чыккан хәлгә кул гына селтәгән. 

Алданган туристлар турында массакүләм мәгълүмат чараларында бер-бер артлы мәкаләләр, телевизион тапшырулар чыкты. Зыян күрүчеләр берләшеп блогерларны җаваплылыкка тартачакларын белдерде. Бу хәлләрдән соң Илүсә шәхси аккаунтыннан туры эфирга чыгып аңлатма бирде.   

"Шуннан башлыйм: без урамда калдык. Ничек тә яшәр өчен бөтен алтыннарны, Ләйсәннең кыйммәтле фотоаппаратын саттык. Гөлназның ире хәтта документларын залогка калдырды. Әз генә үзебезгә акча булдырдык! Безгә каршы сугыш башлаучылар, шатланыгыз! Сез җиңдегез, сез безне сындырдыгыз, пычраттыгыз!  

Дубайга турлар оештыра  башлавыбыз турында. Иң беренче итеп ялга дусларыбыз килде. Алар бик ошатып киттеләр. Шуннан соң турлар, экскурсияләр оештыра башлау идеясе барлыкка килде. Без бу эшне яраттык, тулысынча бирелдек. Шулай итеп, көн саен туристлар саны артканнан артты. Барысы да әйбәт бара кебек иде. Дөрес, ялгышлар да булды. Без бит беребез дә бизнес кешеләре түгел! Әмма НТР каналы безнең турында сюжет чыгаргач, барысы да үзгәрде. Алар безне мошенниклар дип атады, ниндидер пирамида оештыруда гаепләп чыкты. Бу канал берни дә белми бит! Ничек шулай белмичә кеше гаепләп чыгарырга мөмкин?! Шуннан соң туристлар бер-бер артлы акчаларын кире сорап яза башлады. Хәзер үк, шушы минутта ук акча күчерүебезне сорадылар. Ажиотаж башланды... Моңа башкалар да кушылды. Алга таба эшләү мөмкин түгел иде! Безгә бөтен нәрсәне ябарга туры килде. Без бит кешегә акча күчермибез дип әйтмәдек. Әкрен генә кешеләргә акча күчереп барабыз. Ә монда барысына да акча кирәк.  

Хәзер яшәү урыныбыз да юк, ашарыбызга да юк, эшебез дә юк! Алга таба ни буласын да белмибез. Күчерәсе акчалар турында: безнең карталар блокта. Аннан акча чыгарып булмый. Алар шунда калды. Хәзерге көндә бу акчаларны чыгару өстендә эшлибез. Бәлки кайсыдыр өлешен кайтарып булыр, бәлки булмас та. Анысын да әлегә әйтә алмыйбыз. Без яңа проект ачабыз. Барысын да яңадан башлыйбыз. Кем безнең яклы – безнең яклы булып калачак. Бездән бөтенесе дә баш тартты. Хәтта туганнарыбыз да.  

Тагын шуны әйтәм: миңа начар сүзләр язучыларны блокка куям.. Сезнең пычрак сүзләрегезне тыңлап утырыр хәлдә түгел мин! Акча күчерүгә килгәндә, 2024 елның 1 августына кадәр бөтен кешегә дә акчаларын күчерербез. Бер кеше дә калмас. Борчылмагыз!  Җаваплылыктан качмыйм. Бөтен эшләгән гамәлләрем өчен җавап бирермен. Сезнең алда түгел, Аллаһы Тәгалә каршында. Әгәр дә төрмәгә утырырга насыйп булса - утырырмын. Баламны да төрмәдә табармын. Кеше хөкеменнән түгел, Аллаһы Тәгаләдән куркам. Кайдадыр гөнаһ кылсам, мин барысы өчен дә җавап тотачакмын.  

Безне батырырга теләүчеләр, сөенегез! Сез максатыгызга ирештегез. Сез җиңдегез. Бездә ял итеп китүчеләр дә безне пычратты. Алар аркасында төн йокыларыбыз качты. Кеше рәхәтләнеп ял итсен өчен тырыштык. Ә алар безнең турында теләсә-нәрсә уйлап чыгарды. Менә шунысы күңелгә тия", – ди Илүсә.

Блогер Илүсә Миңнегалиеваның шәхси аккаунтындагы туры эфирдан скрин 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев