Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Блогер Марат Юнысов әнисенең хәле турында сөйләде

Октябрь башында аның әнисе Лира ханым инсульт кичергән иде

“Шәһри Чаллы” герое, Сарман районы Дүсем авылында яшәүче Марат Юнысовның гаиләсендә булган күңелсез хәл турында язган идек. Октябрь башында аның әнисе Лира ханым инсульт кичерде. Бүгенге көндә аның хәле ничек? Шундый сорау белән Маратның үзенә шалтыраттык.

– Әни хәзер өйдә, үзем карыйм, тәрбиялим. Ашавы элеккеге кебек үк булмаса да, яхшырды. Йөрүгә килгәндә, үзе генә йөри алмый әле, култыклап йөртәм, ходунки белән дә йөргәли. Билдән ычкынып киткәли, ди. Сул аяк хәлсезрәк, сул кулы ныклап күтәрелми. Табиб кушкан даруларын эчертеп, аяк-кулларын хәрәкәтләндереп торам, төрле күнегүләр ясыйбыз. Әлегә өйдә үзен генә калдырган юк, егылыр дип куркам. Аллага шөкер, оныклары килеп хәлен белгәләп торалар, атнага бер туганыбыз килеп мунча кертеп китә, – дип уртаклашты ул.

Әнисе авыргач, Марат Юнысов үз блогында, Ватсап статусларында кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. “Кыенсынам, әлбәттә, тик акча сорарга мәҗбүрмен, чөнки туганнан бирле миңа терәк булган иң якын кешем авыр хәлдә. Сиделкага, даруларга, тернәкләнүгә бик күп чыгымнар кирәк” дигән иде ул. Кызганычка каршы, бүгенге көндә матди ярдәм күрсәтүчеләр юк диярлек икән. 
– Тагын соравы читен. Аллага шөкер, икебезнең пенсия житеп бара әлегә, инде сиделкага түлисе юк, шул подгузники ишегә кубрәк тотыла инде, – ди Марат.

 

Марат Юнысов турында башка язмалар : 

Марат Юнысов: «Гаиләмнең таркалуына интернет гаепле»

Марат Юнысов: «Синең яныңда хатын-кызлар күп – көнләшәм», - диләр миңа».

“Шәһри Чаллы” герое турында фильм дөнья күрде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев