Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бозлавык белән көрәшкә 3 сәгать вакыт бирелә

Бу таләпләр үтәлмәгәндә идарә итү компанияләрнең диспетчлык хезмәтләренә шалтыратырга була.

Чаллы урамында таеп егылмадыгызмы бүген? Иртәгә дә егылмассыз дип өметләник. Чөнки коммуналь-хуҗалык хезмәтләренә урамнарны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү эшен көчәйтергә кушылды. Бу гына да түгел, идарә итү компанияләре даими рәвештә башкарылган эшләр хакында хакимият белгечләре каршында исәп тә тота хәзер.

“Энтузиаст” идарә итү компаниясе хезмәткәрләре дә ял көннәрендә үз карамагында булган 30 йорт янын тәртипкә китерде. “Шимбә, якшәмбе көннәрендә дә ишегалларындагы юлларны, тротуарларны кар-боздан арындырдык.  Бу эшкә  26 кеше, 1 техника җәлеп ителде. Бар җирне дә карап, чистартып торабыз”, - дип белдерде безгә компаниянең директоры Фәргать Минхәеров.

Нигездә, торакчылар юлларга бозга каршы махсус реагентлар, тоз катнаш ком сибә. ГОСТ* таләпләре буенча бу эшләр, кар-буран үткәч яки бозлавык хасил булгач 3 сәгать дәвамында башкарыла. 

Бу таләпләр үтәлмәгәндә идарә итү компанияләрнең диспетчлык хезмәтләре белән элемтәгә чыгарга була. Төп проспектлар, үзәк урамнардагы җәяүлеләр сукмаклары вакытында чистартылмаса 20-36-18 тф номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

*(п. 6.3.2 ГОСТ Р 56195-2014 71212088)

фото: dvinatoday.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак коммуналь хуҗалык