Бүген Владимир Путин туры эфирда халык сорауларына җавап бирәчәк
Эфирга эләкмәсә дә, бер генә сорау да игътибарсыз калмаячак. Һәркемнең соравына җавап юлланачак.
Бүген көндезге 12дә Россия Президенты Владимир Путин берләштерелгән “туры линия” һәм йомгаклау матбугат конференциясе форматында 2023 елга нәтиҗә ясаячак. Махсус төзелгән студиядә киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре – федераль медиа һәм Россия төбәкләреннән журналистлар, шулай ук Мәскәүдә аккредитацияләнгән чит ил журналистлары булачак.
Эфир барышында ил башлыгы халыктан кергән сорауларга да җавап бирәчәк. Алар moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайт аша, 0-40-40 номерына СМС яки ММС рәвешендә һәм 8-800-200-40-40 телефон номеры буенча тапшыру ахырына кадәр кабул ителәчәк. Моннан тыш теләк-тәкъдимнәрне “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләре аша да (vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu.) җибәрергә мөмкин.
Владимир Путин чара барышында җавап бирәчәк сорауларны шәхсән үзе сайлаячак. Әмма эфирга эләкмәсә дә, бер генә сорау да игътибарсыз калмаячак. Һәркемнең соравына җавап юлланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев