Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел чып-чын бал күрмәячәкбез

Салкыннар һәм яңгырлы көннәр илдә бал кытлыгы тудырган. Ник дигәндә, эш сөючән кортлар кояшлы коры җәйне генә үз итәләр, ә һава торышы начар булганда алар ояларыннан чыга алмыйлар. "Күп урыннарда аларның бу җәйдә җыйган баллары хәтта үзләренә ашарга да җитәрлек түгел, кышка запас туплап куюлары турында әйтеп тә торасы юк",...

Салкыннар һәм яңгырлы көннәр илдә бал кытлыгы тудырган. Ник дигәндә, эш сөючән кортлар кояшлы коры җәйне генә үз итәләр, ә һава торышы начар булганда алар ояларыннан чыга алмыйлар. "Күп урыннарда аларның бу җәйдә җыйган баллары хәтта үзләренә ашарга да җитәрлек түгел, кышка запас туплап куюлары турында әйтеп тә торасы юк", - ди Русия умартачылары союзы президенты А.Бутов. Шуңа күрә бүген умартачылар яңа бал суыртасы урынга кортларга узган елгы балларын ашаталар, югыйсә кортларның кышны исән-имин чыга алмаулары бар. Бу очракта аларны бернинди шикәр катнашмасы да коткармаячак. "Кортларның дошманнары күп, әмма иң төп дошманы - саран умартачы, чөнки шикәр ашатканда кортларның иммун системалары нык какшый", - ди А.Бутов. Аның аңлатуынча, шикәрне эшкәртү өчен, беренчедән, кортлар күп көч түгеп, хәлләрен бетерәләр, икенчедән, шикәр сиробы һич кенә дә натураль ризык - балны алыштыра алмый. Әгәр бер оя умарта рационында шикәр өчтән бер өлештән күбрәкне тәшкил итә икән, мондый очракта кортлар үләчәк. Моннан тыш, ризык кытлыгы сизгәч, ана корт йомырка салудан туктый, нәтиҗәдә үлгән эшче кортларга алмаш үсми һәм шул рәвешле киләсе җәйгә умарталарда кортларның яртысы гына калырга мөмкин. Корт юк икән, басу-кырларда, шул исәптән авыл хуҗалыгы культуралары чәчелгән мәйданнарда серкәләнү юк дигән сүз. Ягъни, уңыш кимеячәк. Әлегә умартачылар август аена өметләнә - яңгырлар яумаса, ә Себер якларында урманнар янмаса, кортлар кышка үзләренә запас тупларга өлгерәчәкләр. Әмма барыбер ризыкларына күпмедер күләмдә шикәр өстәргә туры киләчәк. Шуңа күрә киләсе җәйдә чып-чын балны күрмәячәкбез. ///tatyash.ru///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев