Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы балалар бакчаларына - битлектән

Бер атна эчендә шәһәрдә 8872 кеше кисен респиратор вирус инфекциясен йоктырды.

Чаллыда, соңгы берничә елгы уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, декабрьдә ОРВИ белән авыручылар саны ике тапкырга артты. Узган җиде көндә генә дә 8872 кеше кисен респиратор вирус инфекциясен йоктырды. Шуларның 92сенә грипп диагнозы куелды. Бу аннан алдагы атна белән чагыштырганда 28% ка артык, ди Роспотребнадзор белгечләре.Татарстанда исә соңгы берничә көндә 29 меңгә якын кеше грипп һәм ОРВИ белән чирләде.

Әлеге вәзгыятьне исәпкә алып, 15 декабрьдән республиканың социаль һәм медицина учреждениеләрендә дә мәҗбүри битлек режимы кертү турында карар кабул ителде. Моннан тыш, бүген билгеле булганча, Чаллы балалар бакчаларына да хәзер ата-аналарны битлексез кертмиләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек