Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры ЕГЭда 100 һәм 200 балл җыючыларны котлады

Узган ел аларның саны 27 булса, быел - 71.

Чаллы хакимияте бинасында бердәм дәүләт имтиханнарыннан иң югары балл җыйган укучыларны һәм аларның укытучыларын, мәктәп директорларын котладылар. Тантаналы чараны шәһәр мэры Наил Мәһдиев үзе ачып җибәрде. 

"Бүген әлеге залга үз максатларына ирешү өчен күбрәк көч куйган укучылар җыелды. Иманым камил, сез калганнар кебек, мисал өчен, өй эшләренә 2 сәгать түгел, ә дүртәр сәгать вакытыгызны сарыф иткән укучылар. Йокыдан да бер сәгатькә алданрак торучылар. Үземнән чыгып әйтәм, күбрәк эшләгән кешенең генә нәтиҗәләре югары була", - диде Наил Мәһдиев.

Чаллыда ЕГЭда 71 укучы 100шәр балл җыйды. Аларның өчесе хәтта ике фәннән йөзәрне. Алар - 56нчы мәктәптән Диана Бакирова, 26нчы гимназиядән Ильяс Аетдинов һәм Егор Серединский. Шунысы игътибарга лаек: 26 гимназиядән 12 укучы югары күрсәткечкә ия булды. Мэр кулыннан алар рәхмәт хаты һәм бүләкләр алды. 

78нче лицейдан 11 укучы, 36нчы гимназиядән - 9, 57нче гимназиядән - 4, 39нчы мәктәптән һәм 76нчы гимназиядән – 3шәр укучы,  19, 30, 32, 40, 56 мәктәпләрдән – 2шәр укучы, 6, 10, 13, 21, 22, 24, 25, 34, 41, 44, 52, 53, 58, 60 мәктәпләрдән, 2, 61, 77 гимназияләрдән һәм 79, 84 лицейлардан – 1шәр укучы 100 балл җыйган. 

84 лицейдан Гүзәлия Гимазова рус әдәбиятыннан имтиханны 100 баллга тапшырган.

"Бик дулкынландым ишеткәч, 100 балл җыярмын дип уйламаган да идем. Укуымны Казанда дәвам итәргә телим, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булырга хыялланам", - ди әле дә дулкынлануы басылмаган укучы.

Лицей директоры Фирдүсә Әюпова әйтүенчә, Гүзәлия бик тыйнак һәм акыллы кыз.

"Лицеебызның данын яклаган өчен, безгә 100 балл бүләк иткән өчен Гүзәлиянең үзенә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Алексеевнага зур рәхмәт әйтәм. Гүзәлия әле безнең көмеш медалистыбыз. Җәмгыять белеменнән ул 90 балл җыйды, рус теленнән 89 балл", - дип уртаклашты Фирдүсә ханым. 

"Гүзәлия миндә 7 сыйныфтан бирле укыды. ОГЭ биргәндә дә бик ныклап әзерләндек. Ул анда да югары нәтиҗәләр күрсәтте. Олимпиадаларда, төрле конкурсларда катнашу, системалы әзерләнүләр үзенең нәтиҗәләрен бирде дип уйлыйм", - диде Ольга Алексеевна. 

2 гимназиядән 100 балл җыйган Азалия Шәмсетдинова да сөенечен яшерә алмый. Ул да рус әдәбиятыннан иң югары балл җыйган.

"Йөз балл булыр дип уйламаган идем, әлбәттә.  Бик сөендем, әти-әнием миннән дә ныграк шатландылар. Мине укыткан укытучыларыма, директорыбызга зур рәхмәт әйтәсем килә", - диде бәхетле Азалия. Кыз шулай ук Казанга КФУга керергә хыяллана. Медиакоммуникация юнәлешен сайлаган. 

"Шунысы сөендерә: гади мәктәпләрдә укучылар да югары нәтиҗәләргә иреште», – дип уртаклашкан иде дүшәмбе киңәшмәсендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин. 

Зяб бистәсенең 21 санлы мәктәбеннән Алиса Кежеватова - рус теле фәненнән 100 балл җыйган укучы. Алиса укуын дәвам итәр өчен үзебезнең Чаллы институтын сайлаган. Укытучы булырга хыяллана.

"Мәктәптә узган елны да, быел да ЕГЭда 100 балл җыйган укучыларыбыз бар. Аларның икесен дә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Сафина әзерләде", - дип уртаклашты 21нче санлы төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илдар Хәбибуллин.

Мэр ЕГЭда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларының барсына да 10шар мең сум акча тапшырды. Укытучыларга һәм мәктәп директорларына да шундый ук игътибар күрсәтелде.

Шактый гына вакытка сузылган бүләкләүләрдән соң, күмәк фотога төшәр алдыннан, Наил Мәһдиев үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште.

"Без болай ук булыр дип уйламаган идек. Узган ел 27, быел шул 30-40лар булыр дигән идек. ЕГЭда 71 укучының 100 баллга тапшыруы Чаллы мәгариф системасының эшчәнлегенә югары бәя бирде. Саннар һәм статистикага каршы килеп булмый. Уйлап торам да, болай барса, икенче елга монда сыймаячакбыз. Бинаны зурайту буенча уйлый башларга кирәк", - диде шаяртып шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев