Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете суга батып баручы кызны коткарды

Бу хәл Зур Шурнәк авылында була.

Чаллыда – яңа герой: якташыбыз, 12 яшьлек Назар Уткин, Алабуга районында суга баткан кызны коткарды.
Вакыйга 23 июльдә Зур Шурнәк авылында була. Кунакка кайткан Назар Уткин якында гына су коенган вакытта кемнеңдер ярдәмгә чакырганын ишетеп ала. Ул бик тиз сал белән йөзеп килеп, Валерия исемле кызны коткара. Икенче баланы судан әнисе тартып ала. Бу вакытта шул тирәдә балык тотучы 20 яшьлек Глеб Данилов вакыйганың очраклы шаһиты булып кына калмый, ашыгыч рәвештә табиблар чакырып һәм беренче ярдәм күрсәтеп өлгерә.
Назар үзе әйтүенчә, ул югалып калмаган бер дә курып тормаган. Ул 9 яшьтән бассейнга йөри һәм бик яхшы йөзә икән. Назар Чаллының 58нче мәктәбендә укый. 
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев яшь коткаручыларга бүләкләр тапшырды.
Шуны искәртү мөһим: балалар су коену өчен махсус җиһазландырылмаган урында булганнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга батучыны коткарды