Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы инспекторлары машина хуҗаларын кисәтә

Юл чистартучыларга комачаулаучы машиналар штрафстоянкага озатылачак.

Чаллыда кар чистарту эшенә комачаулаучы машиналарны эвакуацияләячәкләр. Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясе шул хакта кисәтә. 

“Автомобильләрегезне юл читләрендә, тиешсез урыннарда калдырмагыз. Алар шәһәр урамнарында һәм проспектларында эшләүче чистарту техникасы эшендә тоткарлыклар тудыра. Юлчыларга комачаулаучы машиналар штрафстоянкага озатылачак ”, - дип кисәтә инспекторлар. 

Исегезгә төшерәбез: бүгенге көндә машинаны махсус стоянкага эвакуацияләү бәясе 3200 сумны тәшкил итә. Шуларга саклау вакыты да өстәлә. Бу хакта тулырак БИРЕДӘ укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди