Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре кабат беренче!

Шушы көннәрдә Байлар Сабасында көрәш ярышлары буенча Дөнья чемпионаты һәм яшүсмерләр арасында Дөнья Беренчелеге узды.

Ярышларның финал өлеше исә Саба районы Миңгәр авылында оештырылды. 

Чемпионатта дөньяның 27 иленнән 250дән артык көрәшче бил алышты. Чараның почетлы кунаклары – атаклы спортчылар, олимпия уеннары чемпионнары Алексей Мишин һәм Шамил Хисаметдинов булды. Спорт бәйрәмендә 18 яшькә кадәрге егетләр һәм 60 килограммнан башлап 130 килограммнан да артык үлчәүдә булган ир-атлар арасында 10 комплект медаль уйнатылды.  

Чаллы көрәшчеләре – Рәнис Гыйләҗетдинов (130 кг нан да артык) , Радик Сәлахов (130 кг авырлыкта) һәм Азат Габдрәшитов (90 кг) үз авырлык категорияләрендә беренче урын яуладылар. Спортчыларның тренерлары – Илнур Хәйбуллин, Илгиз Шәмсевәлиев, Рәкыйп Фәйзуллин, Рөстәм Сәлимханов, Фаил Кыямов.

– Дөнья Чемпионаты БРИКС уеннарыннан соң булды. БРИКСта катнашкан спортчылар әлеге чемпионатта да бил алышты. Көрәш бик кызу булды, бөтенесенең дә Россия җыелма командасын җиңәргә теләде. Тик безнең көрәшчеләр дә нык әзерләнгән иде. 10 алтын медальдән – 9ын Россия командасы спортчылары яулады. 85 килограмм авырлыкта көрәшкән Үзбәкстан егетен генә җиңеп булмады. Бер медаль Үзбәкстан якларына «китте». Чаллы егетләре үзләрен чын мәгънәсендә җиңелә белмәс итеп күрсәтте. Мин алар белән бик горурланам. Ярышлардан кайткач, аларга бераз ял бирдем. Тик озак түгел. Тренировкалар көтми. Хәзер Рәнис Гыйләҗетдинов белән Дөнья Кубогына барырга әзерләнәбез. Аннары августта Монголиядә билбаулы көрәш буенча Дөнья Чемпионаты уздырылачак. Чаллыдан әлеге мәртәбәле ярышларга Рәнис Гыйләҗетдинов белән Радик Сәлахов барачак, Аллаһ теләсә, – дип сөйләде безгә тренер Илнур Хәйбуллин. 

Сүз уңаенда, Чаллы егете Радик Сәлахов көрәш буенча Дөнья Чемпионатында абсолют авырлык категориясендә көрәшеп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән өр-яңа автомобиль иясе дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев