Чаллы мэры 22 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды
15е хатын-кызлар.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр көне уңаеннан бер төркем шәһәрдәшләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Ремонт-инструменталь завод хезмәткәре Петр Прохоров белән Кою заводы хезмәткәре Мария Волкова «Татарстанның атказанган машина төзүчесе» исеменә лаек булды.
42нче мәктәпнең директор урынбасары Гөлназ Әхмәтова, башкарма комитетның баш белгече Гүзәл Гыйлаева, «Домкор-индустрия» компаниясе машинисты Айнур Имамов, «Адымнар» гимназиясе укытучысы Эльмира Камаева, ЗАГСның баш белгече Алсу Минхаерова, башкарма комитетның икътисадый үсеш идарәсе белгече Сәрия Харисова ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Мәхәббәт һәм тугрылык» медале Новожениннар гаиләсенә (шәфкать туташы Ирина Юрьевна һәм махсус хәрби операциядәге Андрей Валерьевич) тапшырылды.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев