Чаллы мэры чемпионнар белән очрашты
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры чемпионнар белән очрашты

Очрашу барышында спортчыларга һәм тренерларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең танылган спортчылары – Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары җиңүчеләре Ранис Гыйләҗетдинов һәм Радик Салахов, шулай ук бокс буенча Россия чемпионы Сергей Сергеев белән очрашты.

Шәһәр башлыгы спортчыларны югары нәтиҗәләре белән котлады, аларга тырыш хезмәтләре һәм спорттагы уңышлары өчен рәхмәт белдерде. Ул чемпионнарның яшь буын өчен үрнәк булуын билгеләп үтте.

«Сез Россияне, Татарстан Республикасын һәм туган шәһәребез Чаллыны данлыйсыз. Үз хезмәтегез, талантыгыз һәм тырышлыгыгыз белән шәһәрнең 400 еллыгы һәм беренче йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу уңаеннан безгә искиткеч бүләкләр ясадыгыз. Хөрмәтле чемпионнар, сез яшьләребез һәм үсеп килүче буын өчен бик яхшы үрнәк. Сез максатчанлык, яраткан эшегезгә тугрылык һәм остазлар ярдәме белән гади Чаллы егетләренең илдә иң яхшылар дәрәҗәсенә күтәрелә алуын күрсәтәсез», – диде Наил Мәһдиев.

Мэр спортчыларның остазларына да аерым рәхмәт белдерде. Алар арасында «Витязь» спорт мәктәбе тренер-укытучысы Илнур Хәйбуллин һәм «Олимпийский» олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры Павел Козлов бар.

Моннан тыш, Наил Мәһдиев Чаллы спортын үстерүгә зур өлеш кертүче Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Олег Николаев һәм Марсель Мингалимовның хезмәтен билгеләп үтте.

Очрашу барышында спортчыларга һәм тренерларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр – көнкүреш техникасы тапшырылды. Спортчылар һәм тренерлар шәһәр мэрына күрсәткән ярдәме һәм аларның нәтиҗәләренә игътибары өчен рәхмәт белдерделәр.

Исегезгә төшерәбез, Ранис Гыйләҗетдинов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында «Алыш» көрәше буенча абсолют авырлык категориясендә алтын медаль яулады. Радик Салахов шулай ук Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары җиңүчесе булды – ул милли көрәш буенча абсолют авырлык категориясендә, 100 килограммнан артык авырлыкта беренче урынны алды. Сергей Сергеев өч елдан соң кабат Россия чемпионы исемен яулады һәм илнең ике тапкыр чемпионы булды.
 


Нет комментариев