Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Луганскка мохтаҗларны ашатучы Рөстәм Гатин янына барды - видео

Ул халыкка ничек ярдәм ителүе белән танышты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәзерге вакытта Луганск Халык республикасының Лисичанск шәһәрендә. Анда ул Рөстәм Гатин белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, эшмәкәр 1 ай элек үз теләге белән авыр хәлдә калган Лисичанск халкына кайнар аш ашатырга китте. Үзе белән кыр кухняларын алды, ярдәмгә дусларын да ияртте. Бу хакта без монда язып чыктык.  

Халыкны кайнар аш белән тәэмин итү өчен көн саен 250 километр юл үтәбез, ди Рөстәм Гатин. Иртәнге сәгать 4тә үк юлга кузгалалар икән. Халыкка тушенка белән карабодай боткасы пешерәләр. Шуннан соң, зур термосларга тутыралар. Көн саен 5 мең кешене кайнар аш белән тәэмин итү бурычы тора ди. Чаллы мэр Наил Мәһдиев барысын да карап, сораштырып чыкты. Ярдәмчел шәһәрдәшләргә рәхмәтләрен белдерде.

Хәзерге вакытта Рөстәм Гатин җирле волонтёрларны да ярдәм итәргә өйрәтә икән. Кирәк очракта, алар бу изге гамәлне дәвам итәчәк ди ул. 

Исегезгә төшерәбез, Лисичанск шәһәре Татарстан карамагында. Чаллыдан гына бер-бер артлы шактый гуманитар ярдәм машиналары озатылды.  
Ярдәм итү дәвам итәчәк.  

Алдагы материалда без Рөстәм Гатинның Чаллыга кайтачагы турында язган идек. Бу хакта тулырак монда укый аласыз.

Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте фото һәм видеосы 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт гуманитар ярдәм