Чаллы мэры Наил Мәһдиев 45нче мәктәп укучыларын Белем бәйрәме белән котлады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев 45нче мәктәп укучыларын Белем бәйрәме белән котлады

Бу мәктәптә капиталь ремонттан соң укучыларны кабул итте.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев, шәһәр прокуроры Фәнис Шәйхаттаров һәм шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев белән бергә 45нче мәктәп укучыларын Белем бәйрәме белән котлады.

Капиталь ремонттан соң танымаслык булып яңартылган мәктәп бусагасын бүген 1 125 укучы атлап керде. Аларның 332е – беренче сыйныф укучылары. 

Сүз уңаеннан, бүген Чаллыда 74 мең укучы өчен кыңгырау чыңлады. Укучылар һәм укытучылар өчен уңышлы булсын. 

Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллы мэры Белем көне

Нет комментариев