Яңалыклар тасмасы

Чаллы шәһәр судының беренче рәисен соңгы юлга озаттылар

Радик Хәмитов Студентлар урамындагы зиратта җирләнде.

Бүген Чаллыда шәһәр судының беренче рәисе Радик  Хәмитовны соңгы юлга озаттылар. "Энергетик" мәдәният сараенда узган хушлашу мәрасименә 100гә якын кеше җыелды. 

Алар арасында туганнары, хезмәттәшләре, җитәкчеләр бар иде. Радик Хәмитов 17 ел (1995-2012) Чаллы шәһәр судын җитәкләде. Аннары КФУның Чаллы филиалында укытты. Чаллының Мактаулы гражданины, ТР һәм РФның атказанган юристы һәм башка бүләкләргә лаек булды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең чыгышында шәһәрнең зур югалту кичерүен әйтте. 

"Без яхшы кеше, искиткеч остаз һәм укытучыны югалттык. 90нчы еллар авыр иде. Тарих җимерелде, дәүләт бетте, әмма Радик Накимович кануннарны хөрмәт итсеннәр өчен барсын да эшләде. Ул кырыс, әмма гадел булды", - диде.

Чарада шәһәр суды рәисе Радик Зиннәтов һәм башкалар чыгыш ясады.

"Тәүбә" мәчете янында җеназа намазы укыганнан соң, Радик Хәмитовны Студентлар урамындагы зиратка җирләделәр.

Ул 16 августта Гарәп әмирлекләрендә вафат булды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалту

Нет комментариев