Чаллы укучылары беренче имтиханнарын тапшырдылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары беренче имтиханнарын тапшырдылар

Укучылар физика, биология, тарих фәннәрен сайлаганнар.

Бу уку елында Чаллыда 5592 укучы 9нчы сыйныфны тәмамлый.

Бүген 8 пунктта 1396 укучы беренче ОГЭ тапшырдылар. Укучылар физика,  биология, тарих фәннәрен сайлаганнар.

Физика һәм тарих буенча ОГЭ га – 3 сәгать, биологиядән 2 сәгать 30 минут вакыт бирелде. 

Аудиторияләр видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазланган. 

Белем бирү программасын үзләштерүне раслау өчен ОГЭда катнашучы физикадан  – 11 балл, биологиядән – 13 балл, тарихтан 11 балл җыярга тиеш. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

Нет комментариев