Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарын 1,5 млн чәчәк бизәр

Чәчәк үстерүчеләр белән мэр очрашты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Ял һәм мәдәният паркы» предприятиесенең теплица хуҗалыгы эше белән танышты. Биредә язгы эшләр тәмамланып килә. Бу сезонда Чаллыны 1,5 млн чәчәк бизәячәк. Чәчәкләрнең бер өлеше ачык грунтка күчерелеп, проспектларда, скверларда, паркларда, ишегалларында шәһәрдәшләребезне сөендерә. 
Наил Мәһдиев теплицаларда хезмәткәрләр белән сөйләште. Аларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Үсентеләр белән эшләү һнөәри белем, сабырлык, үзе эшеңне яратуны һәм төгәллек таләп итүен билгеләп үтте. 


«Шәһәр җитәкчеләре төзекләндерү һәм яшелләндерүгә зур игътибар бирәләр. Соңгы елларда Чаллыда чәчәкләр саны арта. Монда «Ял һәм мәдәният паркы» предприятиесе хезмәткәрләренең өлеше зур. Быел 1,5 млн чәчәк шәһәрне бизәячәк. 100 меңнән башладык, аннары 250 мең, 300 мең булды. Кашполар, вазоннар саны да арта. Шәһәрдә матурлык һәм чисталык булырга тиеш. Без Чаллы төзек шәһәр булып калсын өчен тырышып эшлибез.
Парк хезмәткәрләре бар эшне куллары белән башкаралар. Рәхмәтле шәһәрдәшләребез исеменнән аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәмә», – диде ул. 


«Ял һәм мәдәният паркы» генераль директоры Артем Уткин әйтүенчә, быел Чаллы урамнарын ампельле петунияләр, бегонияләр, лаләләр бизәр. Ул шәһәрдәшләрне чәчәкләрне сакларга чакырды. «Кызганычка каршы, чәчәкләрне өзү һәм  түтәлләрне бозу очраклары белән очрашабыз. 1,5 млн үсентене күңел җылыбызны биреп үстерәбез, тәрбиялибез. Чәчәк түтәлләренә машиналар белән керүне һәм куакларны сындыруны күрү бик авыр», – диде ул.


Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчәкләр Чаллы мэры